Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
22 ноябрь 2021, 09:45

Сырда пальма маен ничек ачыклап була?

Белгечләр фикеренчә, пальма мае күп сөт ризыкларына кушыла.

proprikol.ru
Фото:proprikol.ru

Шеф-повар, Chefs Team Russia  җәмгыяте әгъзасы Андрей Матвеев русиялеләргә сырда пальма маен ничек ачыкларга икәнлеген аңлатты.

Иң элек моны сырның бәясе буенча билгеләргә була, ди ул.  Шеф-повар сүзләренчә, сырны тотып яисә татып карап кына аның составындагы үсемлек майларын ачыклап булмый, чөнки аңа төрле тәмләткечләр кушылган. Шуңа күрә ул сырның хакына игътибар итәргә кирәк, ди. Чагыштырмача кыйммәт булмаган сыр сортларында төрле өстәмәләр булуы мөмкин.

Аннары, составында пальма майлары булган ярымкаты сырны телгәләгәндә  ул сынарга яисә вакланырга мөмкин. Белгеч сыр кисәген бүлмә температурасында калдырырга киңәш итә. Күпмедер вакыттан соң натураль сыр кипсә, төрле майлар кушылган сыр телемендә май тамчылары пәйда булачак. Әмма, кызганычка каршы, бу ысул 100 процент дөрес түгел, чөнки җитештергәндә технологияләр бозылган очракта да сыр сыр өстендә шундый май тамчылары барлыкка килергә мөмкин.

Матвеев шуны да искәртте: сыр – сөттән ясалган ризык. “Сырный продукт” дигән маркировка бар – бу составында үсемлек майлары булган ризык дигәнне аңлата. Сөттән ясалган ризык  кына  сыр дип аталырга мөмкин”, – дип аңлата шеф-повар. Матвеев шуны да өсти, кыйммәтле сыр сортлары, күгәрекле сырлар (камамбер яисә бри) 99% очракта сөттән ясалган, һәм ул сортлар арасында, гадәттә, ялган сырлар булмый.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: