Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
20 ноябрь 2021, 12:41

Ни өчен картәниләр үз балаларына караганда оныкларын ныграк яраталар?

Галимнәр бу сорауга аңлатма биргән.

https://yur-gazeta.ru
https://yur-gazeta.ru

“Балаларның үскәнен тормыш мәшәкате белән сизми дә калганбыз, шуңа оныкларны сөеп туялмыйбыз”, – диләр картәни-картәтиләр.

Картәниләрнең оныкларын үз балаларына караганда ныграк яратуы табигый хәл дип кабул ителә. Әмма галимнәр моның асылын тикшереп карарга булган. Бу эшкә АКШның Эмори университетының антрополог һәм нейробиологлары алынган.

Тәҗрибәдә 3тән 12 яшькә кадәр оныклары булган 50 хатын-кыз катнашкан. Аларга оныклары, балалары һәм чит кешеләр төшкән фотосурәтләрне карарга кушканнар. Бу вакытта баш миенең эшчәнлеге МРТ ярдәмендә тикшерелгән.

Нәтиҗәдә шул ачыкланган: оныкларын күргәндә картәниләрнең баш миенең хис-тойгылар һәм эмоция белән бәйле өлкәләре активлашкан. Ә үзләренең инде зурайган балаларының фотоларын караганда минең логика һәм акыл өчен җаваплы өлкәләре уянган.

Бу инде картәниләр үз балаларын – җитдирәк тойгы, ә оныкларын күбрәк эмоция белән кабул итәләр дигән сүз, ди галимнәр. Шуңа нәнәйләр һәм картәтиләр оныкларын күбрәк яраталар һәм алар өчен җан атып таралар.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: