Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
14 ноябрь 2021, 09:35

Мөнир ВАФИН: Ничек маньяк кулына эләкмәскә?

Маньяклардан саклану өчен кайбер киңәшләрне тотарга кирәк.

Мөнир ВАФИН: Ничек маньяк кулына эләкмәскә?
Мөнир ВАФИН: Ничек маньяк кулына эләкмәскә?



Соңгы чорда хатын-кызларга маньяклар һөҗүм итүе турында еш ишетергә туры килә. Моңа гүзәл затларыбыз үзләре дә гаепле. Чөнки алар кыска итәкләр киеп, кендекләрен күрсәтеп, башлар әйләнмәле хушбуйлар сибенеп, йөз-битләрен кат-кат штукатуркалап, чәчләреннән әллә нинди ымсындыргыч прическалар ясап, безне үзләренә карарга, танышырга, яуларга, хәтта сагалап торып ташланырга мәҗбүр итәләр. Шуннан маньяклар турында хәбәрләр тарала да инде. Алардан саклану өчен кайбер киңәшләрне тотарга кирәк.

Ирләрегез, сөйгәннәрегез белән урамга чыкмаган очракта, кеше күп йөрмәгән урыннан узарга, караңгыга калырга туры килсә, бизәнмәгез. Киресенчә, йөзгә корым сөртү күпкә уңышлырак. Кыска итәк урынына чыптага уранып, иске-москы киенеп йөрергә кирәк. Әлбәттә, сәләмә киемнәрегез юылмаган һәм үтүкләнмәгән булса, тагы да яхшырак. Гардеробларыгызда сырган чалбар һәм ертык күфәйкә, аяк киемнәреннән каткан галуш, чүсинка, кирза итек тә булсын.

Чәч юуны, матур прическалар ясатуны да онытыгыз. Юмый, тарамый укмаштырып, тавык-каз йоннары сипкәләп алырга кирәк. Аның өчен иске мендәрләрне файдаланырга була. Ә иң яхшысы – чәчне төптән кырып, солидол яки вазелин сөртеп йөрү. Шулай иткәндә маньяк чәчләрегезгә ябышу урынына сезнең яннан тизрәк таю ягын караячак. Ә инде өегездә күңелегезгә ошаган парик кияргә мөмкин. Бу икътисадый яктан да отышлы, шампунь да кирәкми, парикмахерга йөрисе дә, чәч буясы да юк.

Хушбуйларны да онытырга туры килер. Сөртенәсе килгәндә солярка, мазут сибенергә мөмкин. Әлбәттә скунс кебек җәнлекләр чыгарган исле сыекчадан файдалансаң, маньяклар якын килү түгел, бер кварталдан урап узачак. Моның өчен өйдә эт-мәче урынына скунс тотарга кирәк. Киләчәктә башка хатын-кызлар да бу җанварның файдасын аңлап алгач, “Скунс” маркалы хушбуйлар, иннек-кершәннәр дә чыгарылуы бик ихтимал. Аларны җитештерүнең башында торганнар, һичшиксез, күп тә үтми бизнес-ледига әйләнәчәк.

Спорт белән дус булырга кирәк. Иң яхшысы – бокс, каратэ, тхеквондо. Шуңа өстәп йөгерү белән дә шөгыльләнегез. Әгәр урамда ир-ат җенесендәге кемдер сәгать сораса, тиз генә маңгаена тартырга һәм торып йөгерергә кирәк. Юл аша чыгарга ярдәм сораган әби-бабайлар белән дә шулай итәргә кирәк, чөнки аларның да киенеп, кыяфәтләрен үзгәрткән маньяк булулары бик ихтимал. Асфальт салучылар, тимер юлчылар киемнәре киеп, кулга кувалда, кирка тотып йөрү дә ир-атларның күзләреннән саклый.

Азык-төлекнең дә ир-атлардан саклану менюсы бар. Кикертә, костыра торган азыклар ашарга, сарымсак чәйнәп йөрергә кирәк. Борчак ашын да даими кулланыгыз. Лифтка алар белән керергә туры килсә, кузгалып китү белән андагы һаваны бозу мотлак. Ул вакытта маньяк тизрәк чыгып таю ягын гына караячак. Кече һәм зур “йомыш”ларыңны астыңа башкарып йөрсәң, нәтиҗәләре искиткеч булачак.

Биек үкчәле аяк киемнәре кимәгез, чөнки ир-атларның вак-төяккә исе китми. Бизәнмәгез, табигый булыгыз. Без, менә, биек үкчәләрдә дә йөрмибез, чөнки болай да сездән биек, бизәнмибез дә, чөнки болай да матурбыз. Хушбуйлар да кулланмыйыз, чөнки сасы түгелбез. Мантыйк буенча, ягъни биегрәк күренергә тырышу, хушбуйлар куллану, бизәнеп йөрүләренә караганда, хатын-кызлар кечкенә буйлы, сасы исле, ямьсез зат булып чыга. Шуңа күрә табигый булсагыз, сезгә берәү дә кагылмаячак.

kyiv.ukrainianwall.com

Читайте нас: