Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
13 ноябрь 2021, 13:03

Сез бу җимешне яратып ашыйсызмы?

Невролог кисәтә!

Сез  бу җимешне яратып ашыйсызмы?
Сез бу җимешне яратып ашыйсызмы?

Невролог кисәтә!

 

Невролог авокадо җимешенең зыян турында хәбәр итә. «Атлас» клиникалары челтәре табиб-неврологы Игорь Мацокин авокадода персин дигән токсин матдә булуын ачып салган.

Эксперт аның организмга зыян китерү мөмкинлеген белдерә.

«Газета.Ru»га биргән мәгълүматында табиб токсинның җимешнең кабыгында булуын ачыклаган. Төшендә исә ул тагын да күбрәк икән.

Аннан тыш, персин үсемлекнең кабыгында да бар. Мацокин бу персин дигән токсинның кешене үтермәсә дә, ашказанына зыянын, аллергиягә китерүен әйтә.

Ә хайваннарны аның аз гына дозасы да үтерә.

Невролог авокадоның файдасы турында да әйтә. “Нигездә ул җимешнең итендә. Ул файдалы матдәләр нерв системасы эшчәнлегенә уңай йогынты ясый. Карнитин, фолий кислотасы, биотин комплекслы терапиядә кулланыла.

Деменция (шулай ук Альцгеймер авыруы булганда), невралгия, парестезия, полиневрит, акыл эшчәнлеге кимегәндә һәм балаларның психик үсеше тоткарланганда ярдәм итә, – ди Мацокин. – Ләкин аны бу чирләргә дәва дип кабул итү ялгышлык булыр”, – дип белдерә.

Фото: aloha-plus.ru

 

 

Сез  бу җимешне яратып ашыйсызмы?
Сез бу җимешне яратып ашыйсызмы?
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: