Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
13 ноябрь 2021, 15:08

«Минем яраткан артистым!”

Игътибар! Сурәтләр бәйгесе!

«Минем яраткан артистым!”
«Минем яраткан артистым!”

Игътибар! Сурәтләр бәйгесе!


Нәкъ шундый исем астында Уфа “Нур” татар дәүләт театры сурәтләр бәйгесе игълан итә. Бәйгедә 16 яшьтән өлкәнрәк һәвәскәр рәсем төшерүчеләрдән башлап, профессиональ рәссамнарга кадәр катнаша ала. Студентмы син, рәсем төшерү белән буш вакытыңда гына мавыгучымы, бу шөгыльгә бөтен гомереңне багышлагансыңмы – рәхим ит!

Иң мөһим шарт – театрны яратуың һәм иҗатың аша театр хакында башкаларга да җиткерәсең килү теләгең булуы.
Нидән башларга? “Нур” театрында эшләүче яраткан артистыңның рәсемен, портретын үзе белән күрешеп я фотографиясеннән карап, төшерергә. Киләсе елның 1 маена кадәр бу хезмәтеңне

Уфа шәһәре, СССРның 50 еллыгы урамы, 36 санлы йорт

 адресына китерергә яки "Рәсем конкурсына" тамгасы белән почта аша салырга. Иң яхшы эшләр театр фойесында яки музеенда куелып синең исемеңне танылулы итәчәк!
Иҗади бәйгедә мәктәп укучыларын да катнашырга чакырабыз. Яшь дусларыбыздан балалар спектакльләрен караганнан соң туган тәэссоратларын тасвирлаган рәсемнәрен кабул итәбез.
Иң кызыклы дип табылган рәсемнәр 1 июньдә күргәзмәгә чыгарылачак һәм “Нур” театрының бөтен актив аккаунтларында да урнаштырылачак.
Җиңүчеләрне матур бүләкләр көтә!

  •  

 

«Минем яраткан артистым!”
«Минем яраткан артистым!”
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: