

Уильям Бакли исемле бу малай парорексия дигән чир белән җәфалана. Парорексия - ул ашарга ярамаган материаллар һәм предметларны котылгысыз ашау теләге. Баланың әнисе Мари Бакли әйтүенчә, бәләкәй балаларның күзләренә чагылган бөтен нәрсәне авызларына тыгу гадәтләре булганга күрә, Уильямның чирен ачыклавы җиңел булмаган. Баланың бу төшенкелеге моннан 6 ай элек аеруча күренә башлаган.
Хәзер ана көн буена баласының игътибарын читкә җәлеп итәргә тырыша. Тик бала ялгыз калу белән үзенең начар гадәтенә тотына. Күптән түгел бала үзенең китапларын һәм кроватеның бер өлешен ашаган. Төнлә исә беркем дә күрмәгәндә подгузникларын кимерергә тотына икән. Өстәвенә, чәч, йон сыман нәрсәләрдән дә чирканмый ди.
Әйткәндәй, Һиндстаннның Манди округында табиблар бер пациентның эчәклекләреннән аш-су бүлмәсе кирәк-яракларын алганнар. Табиблар пычак йотканнан соң пациентның исән-сау калуына тәмам аптырашта калганнар.
Менә шундый искитмәле хәлләр. Чәч һәм тырнак кимерүчеләрне күргән бар, әмма болары гаҗәпләндерерлек тә, кызганыч та шул...
Чыганак: "ЛентаРу"