Болар кызыклы!
12 ноябрь 2021, 07:20

Анекдотлар

- Сез ни өчен өйләнгән егетләрне генә эшкә аласыз? - Чөнки алар...(дәвамын сылтама аша кереп укыгыз!)

pixabay.com  Анекдотларpixabay.com  Анекдотлар
АнекдотларФото:pixabay.com

    Хатыны табибтан чыккач, аны көтеп утырган иренә:

  • Кадерлем, табиб миңа сәяхәт итәргә кушты, - дигән.
  • Яхшы, киттек!

– Кая? Сәяхәткәме?

  • Юк. Икенче табибка!

   ***

     Әнисе:
– Улым, инде сәгать ун тулды, ә син һаман йокламыйсың. Әтиең эштән кайтып керсә нәрсә дияр?
Улы:
– “Хатын, ашарга нәрсә бар?” – диячәк. 

                                           

  ***

       Әнисе кызына:

  • Синең мондый характерың белән берсе дә кияүгә алмаячак!

Кызы:

  • Хи.. Сине алганнар бит!

 

***

   Исерүнең соңгы стадиясе – эчкән дусларың белән бергә ял итәргә баруны планлаштыру.

                                 

      ***

  Хуҗа кунакларга:

- Сез, Аллага шөкер, китәсезме әле, әллә Ходай күрсәтмәсен, каласызмы?

       ***

   Яшь кыз табибка килгән.

- Ярдәм итегезче, минем йөргән егетем 20:00 йоклап китә һәм телефоны шалтыраганны да ишетми, СМСларга да җавап бирми. Нинди авыру икән бу?

- Диагнозы бик җитди -  егетегезнең хатыны бар...

                         

 ***

  Бер килен ерак чишмәгә суга бара икән. Кайнанасы бик таләпчән һәм кырыс, чәйгә, ашка суны гел шул чишмәдән ташыта. Берсендә  күрше  килене очрап: “Сугамы? – дип сорый.

- Сугуын сукмый, су ташытып кына интектерә, - дип җаваплый тегесе.

 

                           ***

- Сез ни өчен өйләнгән егетләрне генә эшкә аласыз?

- Чөнки алар акыруга түзәләр, эштән соң өйгә кайтырга ашыкмыйлар.

***

Әни кеше балаларын йокларга яткыра.

-Булды, йоклыйбыз. Берәрегез “әни!” дип кенә карагыз!

- Ярты сәгатьтән:

- Айгөл Радиковна, су эчәсе килә!

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас