Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
11 ноябрь 2021, 10:59

Ноябрь сынамышлары

Кайчан кар явар? Нинди кыш килер?..

Ноябрь сынамышлары
Ноябрь сынамышлары

10 ноябрьдә бәс – суыкка, томан – җепшек көнгә.

11 ноябрьдә болытлар түбән йөзсә, чатнама суыклар көтелә.

12 ноябрьдә  кырпак кар төшсә, чын кыш озак көттермәс.

13 ноябрьдә  көн аяз икән, иртәгәсе көннәр җилле булыр.

14 ноябрь көнне кар төшсә, язын су күп булыр. Боз катса, язга кадәр суыклар сакланыр. Бу көнне пычрак аякка иярә икән, димәк, декабрьгә кадәр суыклар булмас.

15 ноябрь көнне суык булып, әтәчләр җырласа, көннәр җылыта. Бу көнне тәрәзәдә бизәкләр хасил булса, язын яшеллек мул булыр.

16 ноябрь көнне мичтә утын шартлап янса - көчле суыкларга. Морҗадан чыккан төтен җиргә ауса, алдагы көннәрдә җылы һава торышы килер.

17 ноябрь көнне җиңелчә суык икән, кыш суык булмас.

18 ноябрьдә кар яуса, суык кыш.

19 ноябрь көнне кар очса, кыш карлы килер. Әгәр бу көнне җил юк икән, тиздән чын суыклар килер.

20 ноябрьдә ала каргалар төркемләп очса, иртәгәсен кар явар. Бу көнне боз катса, димәк, башка җылытмый.

21 ноябрь көнне җепшек кар яуса, яз айлары яңгырлы булыр.

22 ноябрь иртәсендә агачларны бәс сарган икән, солы уңар. Яңгыр яуса, бодай мул булыр.

23 ноябрь – томан җиргә кадәр төшеп, чыпчыклар чыркылдашса, җепшек кар явар.

24 ноябрь көнне суык, аяз булса, ике-өч көндә һава торышы бозылыр.

25 ноябрьдә иртән вак яңгыр сибәләсә, кичкә суытыр.

26 ноябрьдә чәүкәләр чыркылдашса, җепшек көнгә.

27 ноябрь көн болытлы яки явым-төшем булса, җәйнең беренче көннәре матур килмәс.

28 ноябрь көнне яткан кар язга кадәр эреми.

29 ноябрь көнне юеш кар – буранга.

30 ноябрьдә көн кояшлы икән, кыш кояш белән әллә ни сөендермәс. Көн суык булса, суык өлешсез калдырмас.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: