Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
2 ноябрь 2021, 16:15

Ялларны ничек фәһемле уздырырга?

Җитми дә калыр ул көннәр...

Ялларны ничек фәһемле уздырырга?
Ялларны ничек фәһемле уздырырга?

Җитми дә калыр ул көннәр...

 

Кемнәрдер өчен бу атна күктән төшкә бәхет, ял булды.  Ә кемнәрдер аны ничек тә файдалырак уздырырга тырыша.  Хәер, булдыклы кешеләр бу көннәргә планнарны алдан корып куеп, аның һәр минутын файдага уздырадыр. Тик шул ук вакытта аптырап, нишләргә белми, нигә тотынырга белми торучылар да бардыр.  

Билгеле  инде, эшсез калган кеше иң беренче телефонына, телевизорына ябышкандыр.  Әнә шунда ялны файдалы уздыру өчен бик яхшы киңәшләргә юлыгырга мөмкинсез. Әлбәттә, бушлай сайтларны сайларга тырышыгыз. Әйтик, сез “Өмет” төркеменә кушылдыгыз да, менә шушы киңәшләргә тап булдыгыз. Без бик шатбыз. Рәхим итегез. Безнең белән бергә ял итегез. Форсаттан файдаланып, киңәшләргә колак салыгыз.

Мөмкин булган иң гади яд итү ысулларын карап китик:

*Велосипеды булган кеше аптырап ятмас. Көннәр әйбәт. Җилдереп йөреп кайтыр.

*Якында гына күл яки сулык бармы. Ә урман?! Димәк, сезнең ялыгыз табигать кочагында уза. Саф һава. Хәрәкәт. Менә иң файдалы ял шул булыр.

 *Кемдер күршеләрен җыеп, сәйлән белән чигәргә, бәйләргә өйрәтер. Осталык сәгатьләрен паркта оештырып була. Өйдә җыелырга ярамый.

*Күптән китапханәгә кергәнегез юк идеме? Рәхим итегез! Моннан да уңайлырак форсат булмас...

*Иске китаплар булса, тышлап бирегез. Менә фәһемле ял!

*Спорт мәйданы, тернажерлар!!! Уңайлы спорт киеме генә киеп алыгыз. Үзегез кебек ял итүче дуслар да очратырсыз.

*Аяклар тиз арый торган булса, бәйләм бәйләгез. Гади шарфтан башлагыз. Тегегез.

*Тәмле ризыклар пешерегез. Бәлки сез аны күрешләрегезгә сатып, бераз кесә акчасына ия булырсыз. Файдамы? Файда!

Ялларыгыз нәтиҗәле узсын!

Фото: zarplatado.ru

Ялларны ничек фәһемле уздырырга?
Ялларны ничек фәһемле уздырырга?
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: