Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
1 ноябрь 2021, 13:52

Тизәкне энергия чыганагына әверелдергәннәр

Зоопарк планетаны агулы газлардан коткаруга үз өлешен шулай итеп салырга карар иткән.

Тизәкне энергия чыганагына әверелдергәннәр
Тизәкне энергия чыганагына әверелдергәннәр

Бөек Британиядә Marwell Zoo зоопаркы хайван тизәген үз файдасына кулланырга өйрәнгән. Зоопарк планетаны агулы газлардан коткаруга үз өлешен шулай итеп салырга карар иткән. Тизәк чиста энергия чыганагына әверелгән һәм тыюлык территориясенең бер павильонын җылыта башлаган.
Әлеге зоопарк - хайван тизәген утильләштерү буенча шундый ысулны файдалана башлаган беренче тыюлык. Һәр иртәдә җыештыручылар тизәкне җыеп эшкәртү урынына ташыйлар, анда аны ваклап киптерәләр, шакмаклап тыгызлыйлар. Брикетларны пар казанында ягулык итеп файдаланалар. Бу система ярдәмендә зоопаркта "Яшәү энергиясе: тропик йорт" күргәзмә-комплексын җылыталар.
Энергия саклауның яңа ысулы углекислый газ бүлеп чыгаруны 220 тоннага киметергә булышачак. Якын киләчәктә эшкәртелгән тизәк тыюлыкның бөтен павильоннарын энергия белән тәэмин итәчәк диелә.
АКШта исә сыер тизәгенә куллану тапканнар. Америка галиме хайван тизәген су төчеләндерү өчен файдалануны уйлап тапкан. Эшкәртү нәтиҗәсендә килеп чыккан субстанция кояш тәэсирендә диңгез суларын фильтрлый һәм аны эчәргә яраклы ясый.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: