Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
27 октябрь 2021, 15:27

Китапханә – могҗизалар иле!

Онытылмас очрашу.

Китапханә – могҗизалар иле!
Китапханә – могҗизалар иле!

Онытылмас очрашу.

Китапханәдә уздырган мизгелләр еллар узгач та сабыйлык, үсмер чорыбызның бер якты истәлеге булып күңелдә саклана. Андагы серле тынлык! Син үзең генә белгән серле теләк! Син үзең генә табарга теләгән иң могҗизалы сердәш-китабыңны күзләрең белән ашыгып эзләгән мизгелләрең һәм, синең кулыңа килеп эләккән җан дустыңны кочып, китапханәче янына ашыккан минутлар онытылырлыкмы соң?! Китап уку – иң зур бәхет ул! Ә шул китапларны язып, безгә бүләк итүчеләр  – тере язучылар, шагыйрьләр белән очрашу нинди бәхет, ә?

Дүртөйле шәһәр китапханәсенең балалар бүлегендә оештырылган шундый җанлы очрашу да малайлар һәм кызларның хәтерендә балачак хатирәсе булып сакланыр. Дүртөйле язучылары: якташ шагыйрьләр Флүрә Газизова һәм Клара Сәфәрова белән очрашуга  3 санлы мәктәпнең 6 А сыйныфы укучылары килгән иде.

Китапханәчеләр укучыларны мөхтәрәм кунаклар белән таныштырды, аларның иҗаты турында бәян итте.  Флүрә Газизова һәм Клара Сәфәрова һәрвакыттагыча ихласлык белән балаларны үзләренең китаплары белән таныштырдылар һәм берничә шигырьне укып үттеләр.

Бу шагыйрәләрнең балалар күңеленә үтеп керерлек итеп иҗат итүе билгеле инде безгә. Алар сабыйлар теле, балалар күзаллавы белән һәр бала аңларлык шигырьләр яза. Аларның күпчелеге табигать, балалар, аларның тормышындагы вакыйгалар турында. Бу әсәрләр бала күңелендә матурлык, игелек һәм мәхәббәт кебек хисләр һәм күркәм сыйфатлар тәрбияли. Яшь китап укучыларыбыз, үз чиратларында, татар теле укытучысы Ләйлә Ревенер кызы Фатыйхова белән бергә, кунакларны сөендереп, үзләренә ошаган шигырьләрне, хикәяләрне бик сәнгатьле итеп укып ишеттерделәр

Аннары үзләрен  үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ишетеп сөенделәр. Әдәби ноталарга корылган очрашу искиткеч җылы, күтәренке кәефтә, якты мохиттә узды.

Китапханәләр могҗизалар бүләк итә ул!

Китапханә – могҗизалар иле!
Китапханә – могҗизалар иле!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: