Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
15 октябрь 2021, 20:21

Вәт, ичмаса, техника алга бара!

Риелторлар фатирда ясалма интеллект белән датчиклар урнаштыра башлаган.

Вәт, ичмаса, техника алга бара!
Вәт, ичмаса, техника алга бара!

Япониянең R65 күчемсез милек агентлыгы фатирда ялгыз яшәүче өлкән яшьтәгеләрнең тере булуларына инану өчен тикшерә башлаган. Әлеге идея башка арендаторларга торакны керемле итеп тапшыру теләгенә бәйле. Чөнки начар ис һәм череп таркалаучы гәүдәдән авыр бетүче таплар күчемсез милек хакын төшерә икән. Риелторлар бәяләвенчә, фатир хакы 10 - 20 процентка кадәр арзаная.
Риелторлар фатирда ясалма интеллект белән датчиклар урнаштыра башлаган. Приборлар электр энергиясен файдалануга анализ ясый һәм үлем очрагында вакытында "белдерү" ясый. Әгәр нейрочелтәр 20 сәгать эчендә җансызлыкны "тойса", торакта яшәүчегә шалтыратып, аны эзли башлыйлар. Әгәр телефонны алучы булмаса, арендага бирүчегә яки риелторга электрон почта аша хәбәр киләчәк.
R65нең генераль директоры Рё Ямамото бу система фатир хуҗаларына гына түгел, өлкән яшьтәгеләр өчен дә файдалы дип атаган. Чөнки алар, беренчедән, карт көннәрендә ялгызлыкта җан тәслим кылудан курыкмыйлар, икенчедән, үлгәннән соң имгәк булырга теләмиләр һәм алар чери башлаганга кадәр гәүдәләрен табачакларына ышаналар. Япониядә "кодокуси" ягъни "ялгызлыкта үлү" төшенчәсе бар (кызганычка каршы, андый төшенчә бездә дә юк түгел). Аңлашылуынча, биредә кешенең ялгызлыкта вафат булып китүе күз уңында тотыла. 2018 елда Токиода шундый 5,5 мең үлем теркәлгән.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: