

Алдагы ялларга һава торышында зур үзгәрешләр көтелми. Урыны белән бераз яңгыр явып үтәчәк. Төнлә 3 - 8 градус булса, көндез 13 градуска кадәр җылы булачак.
Якшәмбе төнендә 0,+5 булса, көндез шулай ук 13 градуска кадәр җылылык сакланачак. Бүген исә республикада һава 18 градуска кадәр җылытачак.
Менә, ичмаса, чын әбиләр чуагы! Әбиләр чуагы - ул сентябрьдә түгел, ә октябрьдә була. Менә-менә кар яварга торганда, кинәт кенә Кояш, болыт пәрдәләрен ертып, елмаеп-көлеп килеп чыга. Әйтерсең, ул бу сезондагы соңгы җылыларын бүләк итеп, киләсе җәйгә кадәр безнең белән хушлаша!