

Башкортстан – Русиянең гүзәл бер почмагы.
Аның мәйданы 143 мең квадрат километр яки илнең гомум мәйданының 0,8 процентын тәшкил итә.
Республика илдә халык саны буенча җиденче урында тора: бездә 4 миллион 051,6 мең кеше яши.
Халык тыгызлыгы – бер квадрат километр территориягә 28,3 кеше туры килә. Русия буенча уртача – 8,3 кеше.
Иң зур елгалары: Агыйдел (1430 км), аның кушылдыклары Нөгеш(235 км), Сим (239 км), Караидел (918 км), Әй (549 км), Дим(535 км), шулай ук Сакмар (760 км) белән Ык (571 км) елгалары. Башкортстанда шулай ук Җаек елгасы(2428 км.) башлана.
Күлләр якынча 2700 дип санала. Иң зур күлләре Урал аръягында урнашканнар. Көнбатыш өлешендә иң эре күл Асылыкүл (мәйданы 18,5 км²) урнашкан.
Урманнар республика территориясенең 40 проценттан артыгын алалар. Урал артында – катнаш урманнар, төньяграк – нарат-яфраклы һәм каен урманнар. Урал артында урман-далалар каен һәм имән урманнар урын алган.