Болар кызыклы!
8 октябрь 2021, 05:18

Кем нәрсә таба шул...

Энә ни хәлләр итеп балыкка эләккән

Кем нәрсә таба шул...Кем нәрсә таба шул...
Кем нәрсә таба шул...

Симферопольда яшәүче бер хатын гипермаркетта вакуум төргәктә тозлы балык сатып алган. Тик аңа ул балыкны тәмләп ашау бәхете тәтемәгән: иттән шприц энәсе килеп чыккан. Энә ни хәлләр итеп балыкка эләккән - Русия Тикшерү комитетының Кырым һәм Севастополь буенча идарәсе тикшерүчеләре бу сорауга җавап эзләргә тотынган да инде.
Шуңа охшаш "могҗизалы" хәл быел февральдә безнең Башкортстанда да булган. Дәүләкән шәһәрендә яшәүче бер кеше икмәк эченнән 583 пробалы никах балдагын тапкан. "Табышлы" ир икмәк-күмәч ризыклары җитештерүчегә мөрәҗәгать иткән. Баксаң, балдак пекарняның бер хезмәткәренеке булып чыккан. Ул исә эш вакытында балдыгын камыр эченә төшереп җибәргән булган. Алтын табуга бәйле мондый "гаҗәп" хәлләр турында элек тә ишеткәләгән бар иде. Бәй, ризык пешерелгән урында бизәнгечләр тагарга рөхсәт ителәме икәнни соң?!.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас