

Татар халкы — искиткеч тырыш, эшчән. Бу — татарның борынгыдан килгән гүзәл сыйфаты. Ирләр элек-электән тормыш-көнкүреш өчен кирәк-яраклар ясау белән шөгыльләнгәннәр: итек басканнар, кәрзин, бишек үргәннәр, бау ишкәннәр, чабата ясаганнар. Ә уңган кызларыбыз һәм киленнәребезнең кулларыннан нинди генә эшләр килмәгән?!Татар хатын-кызлары бәйләргә дә бик оста. Бәйләм – иң борынгы кул эше шөгеле. Килеп чыгышы тарихның башлангычына барып тоташа. Аны 2000 ел элек барлыкка килгән дип исәплиләр. Бәйләмне ит-атлар уйлап тапканнар. Иң оста бәйләүчеләр – гарәпләр булган. Ә XII гасырда испаннар һәм итальяннар өйрәнгәннәр. XIII гасырда французлар, шотланлылар, англичаннар дәвам иткән. Ул вакытта бәйләнгән кием аз булган. Аны аристократлар гына кия алган. Бу елларда оек, оекбаш, бияләй, перчаткалар гына булса, соңрак XIV-XV гасырда башлыклар , шарфлар да бәйли башлаганнар. Европага ул –XVI гасырда килеп керә. Күп еллар ит- ат бу хезмәтне хатын-кызга ышанып тапшырмаган. Еллар үтү белән хатын-кыз да бу эшнең остасына әйләнгән.
Безнең әни-әбиләребез кышкы озын кичләрдә аулак өйгә җыелышып бәйләм бәйләгәннәр. Шунда берсеннән-берсе матуррак, катлаулырак бизәкләр уйлап тапканнар. Осталыкларын шунда ук бөтерелеп йөргән яшь-җилкенчәк белән теләп уртаклашканнар. Аулак өйләр үзенә күрә кул эше — тегү, чигү, бәйләү мәктәбе булып торган. Аулак өйләр заманы үтте хәзер.
Әмма бәйләнгән әйберләр, гадәттә, модадан чыкмыйлар, киресенчә, алар безнең көндәлек тормышыбызда елдан-ел күбрәк урын ала бара. Җылы, йомшак свитер, күлмәк, итәк, башлык, бияләй үзенең матурлыгы, уңайлылыгы өстенә, бәйләүчегә эстетик ләззәт бирүе белән дә куандыра, чөнки бәйләү кеше өчен ял итүнең бик файдалы бер ысулы да.