

Калифорниядә яшәүчеләр Норин Вредберг һәм аның ире Арканзас милли паркына ялга барган. Сәяхәт вакытында Вредберг янәшәдә генә «Алмазлы кратер» дәүләт паркы булуын искә төшереп, аның буенча йөрергә уйлаган.
Парк буйлап йөргәндә америкалы җирдә ялтыравык кыйммәтле таш табып, аны иренә күрсәткән. Соңрак алар кыйммәтле әйберне табылдыклар үзәгенә алып килгән, анда парк хезмәткәрләре 4,38 каратлы сары алмаз дип ташны идентификацияләгән.
Парк хезмәткәре сүзләренә караганда, табылган таш - иң эре алмазларның берсе. "Мин бу алмазны микроскоп астында беренче тапкыр күргәч, аның нинди матур формасы һәм төсе бар дип уйладым", - дип сөйләгән парк хезмәткәре.
Вредберг әлегә табылдык белән нәрсә эшләргә карар кылмаган. Хатын-кыз иренең мәчесе хөрмәтенә Люси дип атаган ташны.
2021 елда Дәүләт паркында 250дән артык алмаз теркәлгән. Уртача алганда, бирегә килүчеләр көнгә ике алмаз таба. Парк хезмәткәрләре мәгълүматларына караганда, 40,23 караттагы иң зур таш 1924 елда табылган. Аны шәхси коллекционерларга 150 мең долларга (11 миллион сум) сатканнар.
«Алмазлы кратер» паркы сүнгән вулкан урынында урнашкан. Ул дөньяда әлеге ташларның барлыкка килә торган бердәнбер чыганагы.
Чыганак: lenta.ru