Болар кызыклы!
29 сентябрь 2021, 09:23

Миллион бирсәләр, нәрсәләр алыр идең?

Алучылар бар бит!

Миллион бирсәләр, нәрсәләр алыр идең?Миллион бирсәләр, нәрсәләр алыр идең?
Миллион бирсәләр, нәрсәләр алыр идең?

Алучылар бар бит!

 

Без бәләкәй чакта скакалка сикерү бар иде. Әле мәктәпләрдә бармы икән ул? Хәзер анда беркемне, безне – журналистларны да кертмиләр, шуңа мәктәп тормышы ябык зонага әверелде, берни белмибез, күрмибез. Ярый эш анда да түгел. Хәлбуки, урамда бер баланың да скакалка сикергәнен күргәнем юк, мәктәптә кайберләре генә (!) “икеле”дән куркып кына сикермәсә... Эш анда да түгел...  

Менә без скакалкада ярышып, ялгышмый, озаграк сикерергә тырыша идек. Скакалкасы булмаганнар, аеруча, тиз генә аерылырга теләми иде аннан. Менә шунда:“Әтәң йөз сум акча бирсә, нәрсәкәй(!) алыр идең?” дигән сорауга сикергән саен: “күлмәк”, “сандали”, “туфли”, “курчак”... һ.б нидер атарга, туктап калмаска, бер үк әйберне кабатлап әйтмәскә тиеш идек. Бик күп нәрсә “алып”, аптырап калган чаклар да бар иде. Рәхәт булган! Ун-унбиш елдан соң ул йөз сумның тиенгә каласын белмәгәнбез, ул вакытта 100 сум – зур байлык иде. Бүген ул йөз сумга шәһәрдә бер кап сыек сөт һәм кечкенә икмәк алып була. Сандали – килми! Күлмәк турында сөйләп торасы да түгел... Бүген шул балачак хыялын тормышка ашыру өчен адәм баласына күпме акча кирәк соң?

РИА «Новости» «Работа.ру» порталы мәгълүматларына сылтанып,  Русиялеләрнең никадәр эш хакы турында хыяланулары турында яза. Нормаль яшәү өчен бүген Русиядә аена 119 мең сум эш хакы алырга кирәк икән. Эш эзләүчеләр хәзер аз түләүле эшкә бармыйлар да, бу саннар аларның таләпләреннән җыелган...

   Сервис белдерүенчә, ирләр –128,3 мең сум, ә хатын-кызлар 87,9 мең сум алырга каршы түгел. Нишләп алай, аңлашылмый, хатын-кызларның чыгымы күбрәк бит – шул ук күлмәкләр, түфлиләр, бизәнгечләр... Әһә, чәчебез кыска! Алай дисәң, кыска чәчне гел тәрбияләп тоту өстәмә чыгым... Белмим, хатын-кызлар тыйнаклык күрсәткәнме, бу саннарны ирләрне “саву” мөмкинлеге булганнар әйткәндерме?..

FinExpertiz  халыкара аудитор-консалтинг челтәре белдерүенчә, 17,1 мең русияле аена 1 млн сумнан артык керемгә ия. Ялланып рәсми 1 млн сум эш хакына эшләүчеләр саны Мәскәүдә (якынча 10,4 мең кеше), Санкт-Петербургта (1,3 мең), Мәскәү (1,2 мең), Свердловск һәм Сахалин өлкәләрендә, шулай ук Краснодар краенда шундый эш хакына эшләүчеләр саны 300 тирәсе. Ямал-Ненец автоном округында якынча – 270, Татарстанда – 200дән артык, Чиләбе һәм Кемерово өлкәләрендә якынча 150 хезмәткәр югары эш хакы алып эшли.

Фото: unstablegameswiki.com

Миллион бирсәләр, нәрсәләр алыр идең?
Миллион бирсәләр, нәрсәләр алыр идең?
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас