Болар кызыклы!
24 сентябрь 2021, 12:26

Йокысызлыктан интекмисезме?

АКШ милли фонды галимнәре йокыны яхшыртырга ярдәм итүче 7 ризыкны атаган.

Йокысызлыктан интекмисезме?Йокысызлыктан интекмисезме?
Йокысызлыктан интекмисезме?

АКШ милли фонды галимнәре йокыны яхшыртырга ярдәм итүче 7 ризыкны атаган.
Тикшерүчеләр кешеләрнең көз мәлендә еш кына күңел төшенкелегенә бирелүен билгеләгән. Мондый чакта кешеләр җылы өйдә утыруны өстенрәк күрәләр. Белгечләр раславынча, тиз йоклап китәргә ярдәм итүче продуктларның берсе - миндаль чикләвеге. Чикләвектә булган магний кешегә тынычландыру тәэсире бирә. Алмада кандагы шикәрне һәм кан басымын түбәнәйтергә, сулыш алуны яхшыртырга ярдәм итүче С витамины күп. Батат дип аталган татлы бәрәңге күзәнәкләргә бай, ул кешегә тирән йокыга китәргә булыша.
Күркә ите шулай ук файдалы ризыкларның берсе. Ул йомшак тынычландыру үзенчәлегенә ия булган триптофанга бай. Татлы кукуруз да ял итү өчен файдалы. Мелатонины күп булуы сәбәпле, аны йокысызлыктан интегүчеләргә ашарга киңәш итәләр. Мөшкәт чикләвеге дә йокыга китәргә булыша: ул кан басымын төшерә, кәефне күтәреп җибәрү көче дә бар икән аның.
Әлбәттә инде, әстерхан чикләвеге дә кешегә "нәвен базарына китәргә" булыша. Ул триптофанга бай.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас