

Күптән түгел Мәскәү метросында халык чып-чын “Көз-ханым”ны күреп кемдер шаккаткан, кемдер тел шартлаткан...
Фотодагы ханымны күрәсезме, дуслар? Ә бит чынлап та киездән эшләнгән төсле чаган яфраклары белән бизәлгән эшләпәдәге һәм кулына шундый ук сумка тоткан, бармагына зур яшел ташлы йөзек кигән, җитмәсә, бар киеме көзнең соры-яшкелт төсендәге киемнәрдән торган бу ханымны көз-ханым дип атамый, ни диярсең?
Фото җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уяткан. Мәсәлән, берәү аның мондый бизәлештә җәмәгать транспортында йөрүе өчен “гаять кыю, үз-үзенә ышанган кеше”,- дип атаса, икенчесе шунда ук: “Юк, бу бит чын керпе утыра!”, дип шаярткан. Шулай да күпләр аның чынлап та бу көзнең чагу билгесе икәнлеген таныган.
Фото: moslenta.ru