

Мәсәлән, Япониядә яшәүче Дайсуке Хорига да яраткан һәм кирәкле эшләрен башкарырга вакыты бик аз кебек тоелган. Бер тәүлекне 24 сәгатьтән арттырып булмый. Ә менә шул 24 сәгать эчендә йокыга бирелгән вакытны киметеп була! Дайсуке нәкъ шул юнәлештә үз өстендә тәҗрибәләр үткәрә башлаган. Һәм теләгән нәтиҗәсенә ирешкән: соңгы 12 ел эчендә ул тәүлегенә ярты сәгать кенә йоклый икән.
36 яшьлек ир бүгенге көндә “Япониянең аз йоклаучылар ассоциациясе” рәисе буларак ватандашларын озын йокыдан баш тартырга чакыра. Хәтта шундый тәҗрибәгә ризалашкан: урындагы телекомпанияләрнең берсе өч тәүлек дәвамында реалити-шоу героен күзәткән. Әмма аны качып йоклаган чагында тота алмаган. Дайсуке чыннан да ярты сәгать, ә кайвакыт аннан да азрак йоклый икән.
Мондый йокысызлыкның бер сере белән дә теләп бүлешкән ул – кофеиннан курыкмый. Туклыклы аштан соң аны хәтта файдалы дип саный.