

Астрахань өлкәсендә 55 яшьлек бер ир елан йоту буенча трюк күрсәткәндә җан тәслим кылган.
Вакыйга 22 сентябрьдә булган. Ир танышларын гаҗәпләндерер өчен авызына елан капкан. Берничә минуттан соң елан тегенең телен чаккан. Ирне реанимациягә озатуын-озатканнар, тик табиблар аның гомерен саклап кала алмаган: каза күрүчене елан агуы буган.
Елан белән уйнаучылар һәм аннан зур зыян күрүчеләр күп инде ул. Әнә Филиппиндагы Пангасинан провинциясендә дә бер ир елан миңа зарар сала алмый, минем елан агуына иммунитетым бар дип, гелән шапырынган. 62 яшьлек Бернардо Альварес еланны кулыма ияләштердем дип ышанган. Моны исбат итәр өчен кобраны үбәм дип, иреннәренә тидергән. Елан күрәсең уңайлы мәлне сагалап кына торган, ирнең телен чаккан. Ә кобра чакканнан соң исән калып кара!?. Биредә вариантлар юк...
Менә шулай бер минутлык буш шөһрәт өчен саклык дигән нәрсәне дә онытып җибәрә шул кайсыберәүләр.