Болар кызыклы!
24 сентябрь 2021, 10:43

Биотаркалучы төргәкләр безгә дә кирәк

Бөек Британия галимнәре планета өчен зарарсыз һәм тулысынча таркалучы пластик ясарга өйрәнгәннәр.

Биотаркалучы төргәкләр безгә дә кирәкБиотаркалучы төргәкләр безгә дә кирәк
Биотаркалучы төргәкләр безгә дә кирәк

Бөек Британия галимнәре планета өчен зарарсыз һәм тулысынча таркалучы пластик ясарга өйрәнгәннәр. Polymateria стартапы Азиядә популярлык яулый: компания эре җитештерүчеләр белән килешү төзи башлаган.
Әлеге фирма белдерүенчә, яңалык пластик төргәкләрнең океаннарга эләгүе, аларның шулай ук тау-тау чүплекләр үстерү кебек бүгенге көннең иң мөһим проблемаларының берсен чишүгә юнәлтелгән. Polimateria белдерүенчә, әгәр кешелек дөньясы калдык-постыклар белән эшләү стратегиясен үзгәртмәсә, 2060 елга 2,1 миллиард тонна кавырсын табигый мохиткә зыян салып ятачак.
Polimateria таркалу процессында үзе артыннан калдык-постык калдырмый һәм аларны җитештерү һәм юк итү өчен махсус корылма да таләп итми. Технологиянең асылы түбәндәгедән гыйбарәт: пластикка каучук, майлар һәм дым "йотучылар"дан тыш, дистәгә якын химикат кушыла. Боларның барысы бергә соң чиктә кавырсын полимерны җимерә һәм материал балавызга әйләнә. Табигать мохитендә балавызны бактерияләр һәм гөмбәчекләре тулысынча эшкәртеп бетерә. Өстәмәләр күләмен ахыргы максатка карап көйләргә мөмкин: Polimateria технологиясе ярдәмендә нечкә генә азык пленкасыннан алып стаканнар өчен катырак материалларга кадәр ясарга мөмкин.
Тәҗрибә нечкә төргәк материалларның 226 көн эчендә таркалуын күрсәткән. Чагыштыру өчен: гадәти пластик пакет чүплектә мең елга якын чери.
Бу яңалыкның безнең тарафларга да тиздән килеп җитәчәгенә ышанасы килә. Югыйсә, без дә пластикларга тончыгабыз ич...

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас