Болар кызыклы!
24 сентябрь 2021, 05:23

“Бөке”ләрнең файдасы бармы?

   Машиналар тезелгән автомобиль юлларында сәгатьләр буе “бөке”ләрдә утыру инде безнең ил өчен дә гадәти хәлгә әверелеп бара.

“Бөке”ләрнең файдасы бармы?“Бөке”ләрнең файдасы бармы?
“Бөке”ләрнең файдасы бармы?

   Машиналар тезелгән автомобиль юлларында сәгатьләр буе “бөке”ләрдә утыру инде безнең ил өчен дә гадәти хәлгә әверелеп бара.

    “Бөке”дә тик утырып хәлләр бетте инде”,- дип кабатлый бүген күпләребез. Ә бит, вакытны бушка уздырганчы, эш белән мавыгу файдалырак.

   Америкалылар менә тик утырган арада үзләренең һөнәр осталыгын күтәрә, китап яза, спорт белән шөгыльләнергә дә өлгерә икән хәтта. Мәсәлән, Нью-Йорктан Кейт Андресин дигән ханым, машиналар тулы трассадан берничә ел йөргән арада, “бөке”ләрдә утырган вакыт эчендә, 12 (!) чит тел өйрәнә.

   Атланта шәһәре кешесе Лестер Трамблуд исә машинасында утырган арада агачтан кисеп искиткеч сыннар ясарга өлгерә. Аның сыннары төрле конкурсларда дәрәҗәле урыннар ала икән). Лос-Анджелестан Мира Башкорва исә көтеп утырган вакытларында үзенең “Бомбей кызы” романын язарга өлгергән.

   Ә без “бөке”ләрне кайчан файдага бора башларбыз икән?

Фото: rb7.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас