

Мәскәүнең иң танылган зиратларының берсе – Ваганьков зираты турында күпләрнең ишеткәне бардыр. Бу урын белән бәйле имеш-мимешләр, сәер хәлләр элек тә ишетелеп торган, әле дә тынып тормый, диләр.
Ваганьков зираты 1771 елда барлыкка килә һәм шул чорда котыручы чумадан үлгән гади крәстияннәрне җирләр өчен тәгаенләнә.
Эпидемия куркыныч була. Кайвакыт бер көн эчендә 1000нән артык кешене җирләгәннәр, чумадан үлүчеләрнең гомум саны 50 мең кешедән артып киткән... Кайбер чыганакларда хәтта 100 мең кеше күрсәтелә.
XX гасыр башында Ваганьков зираты дәрәҗәлегә әйләнә һәм биредә инде гади мәскәүлеләрне түгел, ә бик хөрмәтле һәм бай кешеләрне җирли башлыйлар. Совет чорында да бу традициядән читләшмәгәннәр: биредә танылган артистлар, күренекле сәясәтчеләр, музыкантлар, спортчылар, галимнәр һәм язучылар җир куенына тапшырылган.
Ләкин! Монда җирләп кенә калмаганнар шул. Ваганьков зиратында үтерүләр дә, үз-үзенә кул салулар да булган. 1925 елда, үз гомерен үзләре кыючыларны зират территориясенә җирләүне тыюга карамастан, биредә үз-үзенә кул салган талантлы шагыйрь Сергей Есенинны күмәләр. Кем әйтмешли, ул еллар Аллаһсыз еллар була һәм бу хәлгә кул селтиләр.
Әмма сүз бу хакта түгел. Бер елдан соң Есенин каберендә аның элеккеге сөяркәсе, журналист Галина Бениславская үз-үзенә кул сала. Кызны, ахыр чиктә, аның сөйгәне – Есенин янында җирләгәннәр. Болар – тарихи фактлар...
...ә алга таба ... мистика!
Зиратта Агласия Тенькованың хәсрәтле фәрештә скульптурасы куелган кабере бар. Әлегә кадәр шундый сүзләр йөри: имеш, скульптура янәшәсенә килеп бассаң, ниндидер транс хәленә керәсең, җиңелчә һуш югалту хәлендә каласың, хәтта вакытны тою хисе дә югала икән. Шунысы кызык, бер тапкыр бу каберне күргәннән соң аның янына әйләнеп кайту мөмкин түгел, диләр. Ул һәркемгә дә очрамый да икән.
Ваганьков зиратында тәүлекнең караңгы вакытында гына күрергә мөмкин булган тагын бер "адашып йөрүче” кабер бар. Аның үзенчәлеге – кабер өстендә караңгы вакытта янып торучы тәре. Каберлек рәшәткәсенең келәсе һәрвакыт ачык тора, әмма эчкә кереп, анда күмелгән мәрхүмнең исемен укырга җөръәт иткән бер генә кыю кеше дә табылмаган әле...
Ваганьков зиратында иң танылган өрәк – аклы киемдәге кыз. Ул кояш баеганнан соң күренә, диләр. Елый-елый, бу яшь ханым үтеп баручылардан ярдәм сорый. Зират территориясе буйлап кабер арасындагы юллар лабиринтыннан чыгу юлын табарга ярдәм итүче зират каравылчысы да, тулы аммуниция киемендәге француз солдаты да "йөри".
Биредә Александр Абдулов кабере дә мистикага чорналган. Күпләрнең каберлек өстендә яктылык сибеп, тирбәлеп торучы болытны күргәне бар. Могҗизага, гаҗәп хәлләргә ышанучы кайсыбер кешеләр бу хәлне Абдуловның исән чагында зур энергетика көченә ия булуына бәйләп сөйли.
Дөрес, прагматиклар “бу күренеш кабердә янган шәмнәрдән”, диләр. Ул шәмнәрне актерны хөрмәт итүчеләр һаман да кабызып тора.
Шунысы кызык, Абдуловның каберен зират этләре дә үз иткән – алар һәрвакыт актер кабере янына җыелышып ятарга ярата икән.