Болар кызыклы!
22 сентябрь 2021, 06:26

Кәҗә сөтенең файдасы

Псориаз борчыганда...

Кәҗә сөтенең файдасыКәҗә сөтенең файдасы
Кәҗә сөтенең файдасы

Псориаз борчыганда...

 

 * Кәҗә сөте яман шеш белән көрәшүчеләр өчен дә файдалы. Химия терапиясе алганда һәм аннан соң 10–15 көн буе кәҗә сөте эчәргә киңәш ителә.

  

* Сөяк сынганнан соң, кәҗә сөте сөяк тукымаларының тизрәк ялгануына булыша. Кәҗә сөтендә тимер сыер сөтенә караганда 1,5 тапкыр күбрәк.  

 

* Кәҗә сөте өч тапкыр җиңелрәк үзләштерелә.

  

* Аллергиядән тилмерүчеләр кәҗә сөтен курыкмый эчә ала. Анда аллергия китереп чыгаручы альфа-1s-казеин матдәсе юк.

 

* Кәҗә сөтендә лактоза сыерныкыннан 13 процентка кимрәк. Шуңа күрә аны лактозаны кабул итә алмаучылар да эчә ала.  

 

* Кәҗә сөтендәге аксымны организм тулысынча үзләштерә.  

 

* Кәҗә сөте ашказаны согы кислоталылыгын нейтральләштерә.  

 

* Кәҗә сөте ашказаны, уникеилле эчәк җәрәхәте кискенләшкәндә файдалы.

 

* Псориаз борчыганда, кәҗә сөтен талгын утта 2-5 минут кайнаталар. Аннан икенче савытка бушаталар. Кәстрүл кырыйларына ябышып калган элпәне зарарланган урыннарга сөртәләр.  

 

* Кәҗә сөтендә йөрәк ритмын җайга салырга ярдәм итүче калий күп. 

 

Фото: veronikaa.ru

Кәҗә сөтенең файдасы
Кәҗә сөтенең файдасы
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас