Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
3 август 2021, 08:47

Яшьтән танышалар

Мондый сәяхәтләр онытылмый.

Яшьтән танышалар
Яшьтән танышалар

Мондый сәяхәтләр онытылмый.

 

Октябрьский шәһәре балалары туган шәһәрләре белән танышып, аның тарихын белеп үсә. Күптән түгел  балалар һәм үсмерләр туризмы Станциясенә йөрүчеләр “Таныш һәм таныш түгел Октябрьский” дигән мавыктыргыч сәфәр кылды. Бу чара В.Путин кушуы буенча кабул ителгән “Мәдәният” гомумдәүләт проекты нигезендә үтте.

Укучыларга шәһәрнең истәлекле урыннары турында сөйләделәр, викторина сорауларына җавап бирергә, шәһәр турында шигырьләр укырга тәкъдим иттеләр.

Әйдәүче китапханәче Ирина Борисова шәһәрнең 75 еллык юбилее алдыннан ныклап үзгәрүен билгеләде. Бу хакта, шәһәрнең Башкортстанның мәдәни тормышындагы тоткан роле, аның тарихи бәһасе турында  яшь гражданнары белеп үсәргә тиеш. Бу мизгелләр тарихның яңа битләрен ача.

Кыска гына вакытка сузылган сәфәрдән соң, балалар геральдика буенча сорауларга җавап бирделәр, Октябрьский шәһәренең символы – гербы белән таныштылар. Яраткан шәһәрләренең юбилеена багышланган котлау иҗат итүдә катнаштылар.

Мондый очрашулар, чаралар бик мөһим рольгә ия. Чөнки алар ярдәмендә балалар үзләренең туган төбәге, аны тудырган берничә буын хезмәт сөючән кешеләре, тарих белән якыннан таныша. Шуның аша туган якка сөю, хөрмәт уяна.



Яшьтән танышалар
Яшьтән танышалар
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: