Кайларда сез?
“Яшь тавышлар” VI Республика Ачык конкурсы йомгакланды.
31 июльдә Республика халык иҗаты үзәгендә конкурска нәтиҗә ясалды. Быел ул онлайн форматта – видеоязмалар буенча барды.
Быел катнашучылар саны рекордлы күп булган: 16 -35 яшьтәге 76 кеше катнашкан. Алар – Агыйдел, Уфа шәһәрләреннән һәм Башкортстанның: Әлшәй, Архангель, Бәләбәй, Белорет, Бөре, Благовещен, Бүздәк, Дәүләкән, Дуван, Ярмәкәй, Караидел, Кырмыскалы, Краснокама, Куергазы, Мәләвез, Мәчетле, Мишкә, Миякә, Салават, Стәрлетамак, Тәтешле, Туймазы, Уфа, Яңавыл районнарыннан килгән.
Быел Мордовия республикасы, Чиләбе өлкәсе, Пермь крае һәм Ханты-Манси автоном округыннан да катнашучылар чакырылган булган.
Гран-прига 29 яшьлек Евгений Быков (Березники, Пермь крае) ия булган.
1 дәрәҗә Лауреат исеменә 25 яшьлек Александр Тарасов (Куергазы районы) һәм Зарина Хаматова (Благовещенский) ия булган. Алар чын осталык күрсәткәннәр. “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында мондый конкурслар тагын да киңрәк формат ала.