Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
29 июль 2021, 10:11

Чили кушаматлы үгез Гиннес рекордлар китабына кергән

Нигә аңа игътибар шулкадәр зур?

Чили кушаматлы үгез Гиннес рекордлар китабына кергән
Чили кушаматлы үгез Гиннес рекордлар китабына кергән

Чили кушаматлы үгез Гиннес рекордлар китабына кергән.  Ул Британиядә яши һәм зур сыер кебек күренә. Аның буе 2 метр. Чили дөньяда мөгезле эре терлекләр арасында иң зурысы. Аның авырлыгы 1,7 тоннадан артык. Үгез кечкенә бозау вакытыннан ук хайваннар приютында үсә. Чили ел саен 90 кг авырлык җыя. Үгезгә инде 16 яшь тулган. Хәзер Чили читтән килүчеләр арасында популярлык казана башлаган. Кешеләрне бу хайванның зурлыгы гына түгел, яхшы холкы да таң калдыра.

Чыганак: matbugat.ru

Фото:matbugat.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: