Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
28 июль 2021, 13:26

Иң мөһиме эшме?

Соңгы бер ел эчендә бөтен дөнья халкы “өйдән торып эшләү” дигән төшенчә белән якыннан танышты һәм аның уңайлы булуын бәяләде. Әмма...

Иң мөһиме эшме?
Иң мөһиме эшме?

Соңгы бер ел эчендә бөтен дөнья халкы “өйдән торып эшләү” дигән төшенчә белән якыннан танышты һәм аның уңайлы булуын бәяләде. Әмма шул ук вакытта әлеге эшләү ысулының начар яклары да юк түгел. Шуларның берсе һәм иң әһәмиятлесе – эш һәм шәхси тормыш арасындагы балансның бозылуы.

Махараштрада (Һиндстан) яшәүче яшь кеше дә әлеге балансны югалткан, күрәсең. Ни өчен дигәндә, ул үзенең туенда да эшеннән аерыла алмаган. Каршында утырган кәләше күтәренке кәефтә шырык-шырык көлсә дә, кунаклар кияүнең ноутбук тотып утыруын ошатмаган. Мондый әһәмиятле көндә бик җаваплы һәм акчалы эшне дә читкә куеп торып була, дигән фикердә алар.

Хәер, кияү эшләмидер, ә мәҗлескә килә алмаган туганнары һәм дусларыннан котлау кабул итәр өчен видеошалтырату ясыйдыр, дигән фараз да бар.

Ләкин ничек кенә булмасын, бу кеше хәзер һәм монда түгел бит, шунысы күңелсез...

Чыганак һәм фото: 120.su

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: