+13 °С
Болытлы
Анда кемнәр катнашачак?
Уфада, ноябрь башында, ягъни 1-3 ноябрьдә Нариман Сабитов исемендә яшь музыкантлар конкурсы узачак.
Бәйге төбәк өчен зур мәдәни чара булырга охшаган. Конкурс Башкортстан мәдәният министрлыгы һәм Н.Сабитов исемендәге 1 санлы музыка мәктәбе белән берлектә уздырыла.
I Халыкара конкурс “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында уздырыла.
Бәйгедә Русиялеләр, БДБ һәм чит илләрдә яшәүче 7-15 яшьлек музыкантлар катнаша ала.
Гаризалар 20 октябрьгә кадәр кабул ителә.
Тулы мәгълүмат бу конкурсның рәсми сайтында.
Катнашу бушлай.