Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
26 июль 2021, 09:41

Яшьләрдә патриотлык көчле!

Яңавыл егет-кызлары нинди эшләр башкара?

Яшьләрдә патриотлык көчле!
Яшьләрдә патриотлык көчле!

Яңавыл егет-кызлары нинди эшләр башкара?

 

Русиянең яшь гражданнарын патриотик рухта тәрбияләү В.Путин игълан иткән “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында уңышлы алып барыла. Шул чаралар арасында укучы балаларның кайнар нокталарда булган хәрбиләр белән очрашулары зур урын алып тора.

 

Күптән түген Яңавылда “Салют, Җиңү!” автоузышы үтте. Ул Бөек Ватан сугышында җиңүнең – 76, Һава-десант гаскәрләренең 91 еллыгына багышланган иде.

Узышны төбәк “Десант гаскәрләре ветераннары һәм Башкортстан спецназы” иҗтимагый оешмасы уздырды.

 


«Мондый вакытларда Ватанны саклаучылар өчен горурлык һәм аларга рәхмәт хисе күңелне били. Без батырларыбызны онытмыйбыз һәм тыныч күк астында яшәвебез өчен аларга рәхмәтлебез», - ди Яңавыл районы яшьләр һәм әйдаманнар хәрәкәте әгъзасы Гөлшат Мөхәмәтдинова.

 

Әйткәндәй, бүген Яңавылның “Бергә” дип аталган бу иҗтимагый оешмасында икейөзләп яшь кеше бар.

Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: