Карамыйча калмагыз!
Иртәгә, 27 июльдә, 20.00 сәгатьтә Агыйдел яр буе амфитеатрында «30 000 удар» документаль фильмының премьерасы була.
Фильмның төп герое - 2015 елда Омск шәһәрендә казарма җимерелү нәтиҗәсендә аяксыз калган Чакмагыш егете Рөстәм Нәбиев.
2020 елның сентябрендә ул, бу юлны кулларында үтеп, Эльбрусның (5642 метр) биеклеген яулады. Бу - альпинизм тарихында беренче тапкыр булган шундый хәл!
Безнең фильм - мөмкин булмаганнарны булдырган спортчы егет тарихы. Үз-үзенә һәм бөтен шикләнгән кешеләргә ышанычның могҗизалар тудыруын раслаган кеше турында. Бу - үз көчсезлегеңне, физик чикләүләрне һәм авыртуларны мәхәббәт хакына җиңү һәм яшәргә теләү турында сөйләшү.
Фильмны караганнан соң экспедиция командасы һәм «30 000 удар» фильмын төшерү төркеме: Рөстәм Нәбиев, Иоанн Чечнев, режиссер Дмитрий Олейник һәм продюсер Лариса Олейник белән очрашу булачак. Карамый калмагыз! Бар ул безнең көннәрнең батырлары да!