Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
22 июль 2021, 09:15

“10-15 көннән үләсе кешене аякка бастырам дип алдамыйм” (БАШЫ)

Үләнче Гөлчирә апа шундый көчкә ияме?

“10-15 көннән үләсе кешене аякка бастырам дип алдамыйм”
“10-15 көннән үләсе кешене аякка бастырам дип алдамыйм”

Үләнче Гөлчирә апа шундый көчкә ияме?

 

(Башы. Дәвамы бар)

 Авылда аның йорт номерына яттан белә халык. Күрәсең, Арчаның Наласа авылына Гөлчирә апа Нәҗметдинованы сорап килүчеләр аз түгел. Үзе ул пенсиягә чыкканчы китапханәче булып эшләгән. “Пенсиядә рәхәтләнеп шигырьләр язып, үзем теләгәнчә генә яшәрмен дигән идем. Әле алай эшләп булмый, ярдәм сорап килүчеләр күбәя генә”, – ди ул.

 

Әбидән калган мирас Гөлчирә апа үләннәр белән балачактан дус була. Табигатьтән бирелгән кызыксыну сәләте дә зур. Әбисе дә табигый ысуллар белән генә дәвалауны белгән. “Берсендә әбинең кулы сынды. Әби хастаханәгә бармады, гипс салдырмады. Ниндидер агач кайрысы белән кулының сынган җирен кысып бәйләтте дә, кулы шулай төзәлде”, - дип искә ала Гөлчирә апа.   Табигый ысуллар белән дәваланганга, әбисе дә озак гомер итә. Үзе дә ул берничә дарудан башка дару белми. Даруханәләрдә нәрсә бар икәнен белмим, ди. Аларын да әле башы авыртканда төнәтмәләре бетеп китсә генә эчә икән.

– 8нче класста укыганда әти үлде. Аңа кадәр дә кешене үлемнән саклап кала торган дөньяда берәр нәрсә бардыр бит дип уйлана идем. Әби озын ләгәнгә үләннәр салып, шуның суында утыра иде. Аякларының сызлауларын шулай баскандыр инде. Берсендә әби миңа шул суны түгеп кер әле, диде. Мин кердем дә, нинди үләннәр икән дип шактый карап торган идем. Әби үләннәрне бик яхшы белә иде. Тик ул вакытта әбинең сүзләренә колак салынмаган. Хәзерге заманда нәрсәләр буласын әби әйтә иде, хәзер шул әйберләр килде безгә. Ул вакытта “әби нәрсә белә соң, әкият сөйли ул” дип уйладык, – ди Гөлчирә апа.  

 

 Әнисенең энесе Ташкентта яшәгән. Ул да табигатькә тартылган, күрәсең. Сеңелләренә безнең якта үсми торган җиләк-җимешләр алып кайта, аларның дәвалау ысуллары хакында сөйли.   Моның өстенә, Гөлчирә апа озак еллар дәвамында китапханәче булып эшли. Дөресен әйтәм, бу кадәрле китап укыган, мондый дәрәҗәдә кызыксынучан булган китапханәчене минем әле күргәнем юк. Үләннәр турында күбрәк белергә теләп, ул кыйммәтле журналларга да, китапларга да акчасын кызганмый. Беларусиядән кадәр халык медицинасына багышланган жураллар яздыра.

 

 

Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: