Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
22 июль 2021, 09:07

“10-15 көннән үләсе кешене аякка бастырам дип алдамыйм” (ДӘВАМЫ)

Үләнче Гөлчирә апа шундый көчкә ияме?

“10-15 көннән үләсе кешене аякка бастырам дип алдамыйм”
“10-15 көннән үләсе кешене аякка бастырам дип алдамыйм”

Үләнче Гөлчирә апа шундый көчкә ияме?

 

(Дәвамы)

  “Үзең ясап бир”

Кеше башы авыртуга яисә башка берәр төрле авырудан зарлана башласа, Гөлчирә апа аңа төрле үләннәрне киңәш итә торган була. Әмма һәр кеше дә бөтен үләнне танымый бит.

– Үзең ясап бир әле, дия башладылар. Кайбер үләннәрне җыеп бирә идем, кайсыннан төнәтмәләр ясый идем. Кайчагында баш тарткан чаклар да булды, чөнки ул күп вакыт сорый. Ә авыл җирендә җәй көне үлән җыеп кына йөреп булмый.  Әллә кайчан, әле мин китапханәдә эшләгән вакытта, яныма бер хатын килде. Ул бер якын танышына онкология авыруыннан дару сорый башлады. Юк, андыйны ясамыйм, дим. Синдә бар икәнен беләм, бирмәсәң, китмим, ди. Кешегә түгел, үзебезгә профилактика өчен ясап куйган даруым бар иде. Әз генә, бер төрлесе генә бар, ул комплект белән, берсе артыннан берсе эчелә, дип, шул даруны биреп җибәрдем. Үзем курыктым, чөнки ул дару агулы үләннәрдән ясалган иде. Бер ай тирәсе вакыт узгач, ул хатын тагын килеп керде. Төнәтмәне эчүче үлдеме икән дип, мин куркып киттем. “Теге кеше рәтләнә башлады бит, тагын дару кирәк”, ди. Ясаган даруларымны биреп җибәрдем.   “Сарафан радиосы” шулай эшли башлый, үләннәр белән дәвалаучы апага мөрәҗәгать итүчеләр саны арта бара. Татарстанның төрле районнарыннан гына түгел, чит төбәкләрдән, өлкәләрдән дә килеп алалар икән ул ясаган төнәтмәләрне.  

 “Быел үләннәр булмады” Гөлчирә апага үләннәр җыярга ире ярдәм итә торган булган. Ул үлгәч, ярдәмгә оныгы килгән. Аңа да Гөлчирә апа үзе белгәннәрне өйрәтеп калдырырга тырыша. Даруларны үзебездә үскән үләннәрдән генә түгел, Себер, Алтай якларыннан да кайтартып ясый.

 – Быел һава торышы эссе булгач, болыннарда күп үләннәр булмады, кипте. Бездә генә түгел, башка җирләрдә дә шулай. Бездә булмаган үләннәрне почтадан алдырам. Җылы якка барган кешеләрдән, Арчада җимешләр сатучы үзбәкләр аша да кайтартканым бар. Посылка белән җибәргәндә, үләннәрне алдалап җибәрмиләрме икән дип шикләнә идем. Аны да ачыклау җаен таптым. Арчада бер бабай яши иде, ул биология буенча галим кеше булган. Шул ярдәм итте, хәзер мәрхүм инде.  

Үләннәргә хәзер бәяләр бик нык артты. Кеше күбрәк экологик әйберләргә тартыла башлады. Даруларга караганда, үләннәр белән дәваланырга тырыша. Шуңа да ихтыяҗ арта. Күп очракта баш тартырга туры килә. Төнәтмәләрне почта аша, посылка белән салмыйм. Чөнки алар ватылып бетәргә мөмкин, - ди үләннәр белән дәвалаучы ханым.  

 Коронавируска килгәндә, Гөлчирә апа анардан дару ясамый. Әмма ковид белән авырганнан соң хәлсезләнеп, рәткә килә алмаучыларга аның төнәтмәләре ярдәм итәчәк.

 – Коронавируска дару ясамыйм, ул бит яңа авыру. Пневмониядән авыручыларга ясыйм. Анысын коронавирус барлыкка килә башлаганчы ук ясый идем. Бер өлкәдән онколог килеп, миннән әнисенә онкологиядән дару алып китә иде. Берсендә ул пневмония белән авырган да, дарулар бавырыма бәрде, дару юкмы дип сорады. Шунда биреп җибәрдем үзенә, файдасы тиде. Әнисе дә аякка басты. Дөрес, тулысынча терелмәде. Онкология 4нче дәрәҗәдә иде. Әмма өй тирәсендә йөрерлек булды әби.  

Кешегә элек начар авыру белән авырганын әйтмиләр иде. Хәзер табиблар никтер шуның кадәр вакыттан соң үләсең дип әйтә. Шуңа да андый кешеләр онкологиядән түгел, күбрәк инфаркт белән үлә. Чөнки кеше үлемен көтеп яши башлый.

 

10-15 көннән үләсе кешене аякка бастырам дип алдамыйм. Организм һәр кешенеке төрле була. Миңа бик күп табиблар килә. Туры сүзле кеше булгач, аларга да “эләгә”. Үзегез халык медицинасын кулланырга ярамый дисез, туганнарыгыз кадерлемени дип тә әйткәлим үзләренә. Күпме сорасалар да, үзем ясаган даруларның составын беркайчан да әйтмим.  

 

 Гөлчирә апа киңәшләре:

Шикәр авыруыннан тәңкә яфрак (манжетка) файдалы.

 Баш әйләнү, атеросклероз, стенокардия кебек авырулардан тукранбаш ярдәм итә.

Сары мәтрүшкәне күп эчәргә ярамый. Ир-аттан импотент ясавы бар. Чамасын белеп эчкәндә энурездан файдалы.

 Зәңгәр мәтрүшкә баш авыртканнан, йөрәккә, хатын-кызларның аналыгына файдалы. Шулай ук күп эчәргә ярамый. Кан басымы белән интегүчеләр өчен аны бөтенләй дә эчәргә киңәш ителми. Кан басымын төшерергә, яисә киресенчә, күтәрергә мөмкин.

 Канлы үләнне күп кулланырга, чи килеш чәйнәргә ярамый. Ул онкологиядән, ашказаны авыртканда файдалы. Аны чәчәк аткан вакытта җыеп, төнәтмә ясап эчәргә генә ярый.

Ике еллык әрекмән тамырыннан ясалган төнәтмә хатын-кызларның җенси органнарында начар авырулар китереп чыгармасын өчен файдалы.

 Кара әрем шулай ук онкологиядән дәваларга сәләтле.

Бәрәңге чәчәге дә ракка каршы әйбәт. Бәрәңгегә агу сипкән булырга тиеш түгел. Чиста-саф бәрәңгенең, шәмәхә төслесеннән төнәтмә ясап эчәргә була. 

 

Лилия Локманова.

Шәһри Казан.

Фото: tatar-today.ru

ВКонтакте

Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: