Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
21 июль 2021, 13:44

Сарымсакта ниләр бар?

Файдалы үзлеге нидән гыйбарәт?

Сарымсакта ниләр бар?
Сарымсакта ниләр бар?

Файдалы үзлеге нидән гыйбарәт?

 

Сарымсакта күпләгән минераль матдәләр бар: углеводлар, инулин, полисахаридлар һәм башкалар. Аның иң файдалы үзлекләренең берсе – бактерияләргә каршы торуы. Ул организмга вируслы, салкын тию авыруларына каршы торырга булыша.

Грипп һәм салкын тию авыруларын булдырмас өчен, азыкка вакланган сарымсак кушарга кирәк. Мисал өчен, алманы угыч аша үткәреп, аңа вакланган сарымсак һәм чын бал кушып салат ясарга мөмкин.

Сарымсакны чи килеш кабул итә алмаган очракта, аны пешереп ашарга яки берәр тырнагын алып, савытка салып өстенә кайнар су коеп, 30 минут ябып торырга кирәк. Аннары суын эчеп, шунда пешкән сарымсакны ашарга була.

 Ютәлли башлауның башлангыч чорында (1-2 сәгать) авыз эчендә бер кисәк сарымсак тотарга кирәк. Әгәр аны вакыт-вакыт азрак тешләп алсагыз, сихәтләнүгә бер адым ясадыгыз дигән сүз. Көчле ютәл булганда, салкын тигәндә, грипп, тамак бакасы (ангина) белән җәфаланганда, сарымсак парларын суларга киңәш ителә. Санап кителгән авыруларны дәвалаганда да сарымсак кулланыла.

Халык кизү вакытында (грипп эпидемиясе) һәр бүлмәгә туралган сарымсаклы тәлинкәләрне куеп чыгарга киңәш итә. Сарымсак вирусларны үтерә. Бер кисәк сарымсакның сутын сыгып, аны 1/3 стакан җылы суга салып болгатырга кирәк. Мондый эремәне тамчылап борынга салырга ярый.

Фото: orihiro.ru

Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: