Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
20 июль 2021, 15:55

Сарымсак исе

Аны ничек бетерергә?

Сарымсак исе
Сарымсак исе

Аны ничек бетерергә?

 

Күпләр аны исе аркасында ашаудан баш тарта. Без сезгә сарымсак исен ничек бетерү яки киметү турында берничә киңәш бирәбез.

 

1. Җиләк-җимеш ашагыз: виноград, алма, абрикос, слива, груша, персик, чия, кара җимеш (чернослив).

 

2. Үләннәр. Сарымсак исен дәфнә(лавр) яфрагы, петрушка, шпинат, шулай ук базилик һәм укроп яхшы бетерә.

 

3. Чикләвек һәм кофе. Сарымсак ашаганнан соң берничә кофе бөртеге чәйнәгез. Чикләвекләр дә (бигрәк тә әстерхан чикләвеге һәм мускат) сарымсак исен бетерергә ярдәм итә.

 

4 Сөт. Бер стакан сөт эчеп сарымсак исеннән котылырга була. Тагын бер ысул – яшел чәй. Әмма ул кайнар булырга тиеш. Мүк җиләге, лимон һәм грейпфрут соклары шулай ук сарымсак исен киметә.

 

Ниһаять, теш пастасы, авыз куышлыгы өчен чайкагычлар һәм ирригаторлар барлыгын да онытмагыз! Сезнең сарымсак яратуыгыз дусларыгыз, туганнарыгыз һәм коллегаларыгыз өчен уңайсызлык тудырырга тиеш түгел!

Сарымсак исе
Сарымсак исе
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: