Күп эчәбез без аны.
Бәйрәм белән, дуслар, изге Корбан гаете белән! Мул сыйлы табыннар, рух ныклыгы, иман насыйп әйләсен безгә бу көнне дә. Бәйрәмне без инде чәйсез уздырмыйбыз. Бүген иртүк таба исләрен чыгарып, тәмле чәй белән көнне башладык. Уйлап караганыгыз бармы, ничә төрле чәй эчү тәртибе бар икән?
Килен чәе.
Туйның икенче көнендә хуҗабикә буласы киленне чәй аркылы сыныйлар. Мәсәлән, мишәрләрдә ул йола «запун бәйләү» дип атала. Запун алъяпкыч дигәнне аңлата. Ул көнне килен әни сүзен әйтергә өйрәнә. «Алъяпкычны кем бәйләде?» — дигән сорауга килен: «Әни бәйләде», — дип җавап кайтара. Ул үзе әзерләгән коймак белән күрше-тирәдәге әбиләрне чәй эчертә. Һәр әби киленнең ни дәрәҗәдә хуҗабикә булуын, итагатьлелеген, чәйне дөрес ясавын, чәйне дөрес тәкъдим итүен, кыстый белүен күзәтеп тора.
Бәби чәе.
Бәби туганнан соң, гаиләне котлап, күрше-күлән, туганнар бәби чәенә киләләр. Бәбигә һәм чәй табынына күчтәнәчләр алып киләләр. Мул табын әзерләнә. Бездә чәй табынына күчтәнәч алып килү йортка бәрәкәт һәм иминлек теләүне аңлата. Шул ук вакытта әзрәк кенә булса да, татарга хас масаеп кую да чагыла.
Мамык чәе.
Каз өмәсендә берничә казның мае алынгач, шул майда тиз генә коймак пешереп, мамык чәен эчәргә керәләр.
Аулак чәй.
Аулак чәй дигәндә хатын-кызларның үзара җыелып чәй эчүе күз алдында тотыла. Хуҗабикәнең ире берәр эш буенча чыгып киткән вакытта, ул үзенең дус хатыннарын чәйгә җыйган.
Һәр хуҗабикәнең «тәмле чәй» ясау серләре бар. Ул мәтрүшкә, җир җиләге, карлыган яфрагы яки башка үләннәр кушылып ясалган чәй була. Һәр хуҗабикәнең мул табыны булырга тиеш. «Чәй эчәргә әйберем юк», — дигән очракта да, табында җиде-сигез төрле ризык була. «Чәй эчеп тормыйм», — дигәнне татар акылы кабул итми, димәк, кыстау җитми, тагын да кыстарга кирәк. Без чәйне санап эчкәнне дә кабул итмибез. Кунакның никадәр эчәсе килә, ул шулкадәр эчәргә тиеш, синең вазыйфа - никадәр эчертә аласың, шуның кадәр кыстарга кирәк. «Бергәләшеп чәй эчик самавырны сыкканчы», — дигән сүз дә юктан гына чыкмаган.
Татарлар — чәйле халык. Чәй артында киңәшләр бирелә, борчулар, серләр сөйләнә. Чәй дуслаштыра, бердәштерә!