Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
7 июль 2021, 13:52

Сыерларның чибәрләре җыелган

Татарстанда сыерлар арасында матурлык конкурсы уздырганнар.

Татарстанда сыерлар арасында матурлык конкурсы уздырганнар. Анда голштин токымлы 90нан артык мөгезле эре терлекләр арасыннан иң яхшы сыерларны һәм таналарны билгеләгәннәр. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Бу конкурсны беренче тапкыр уздырабыз. Без чит илдә күреп кайткач, нәселле сыерлар арасында Татарстанда да шундый конкурс үткәрергә булдык», — дидән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
Сыерлар Голштин-фриз токымының бөтендөнья федерациясе тарафыннан расланган экстерьер билгеләре буенча бәяләнде. Төп билгеләр — 18, тагын һәр илдә үзләренең өстәмә билгеләре бар, шулай ук хайваннардагы җитешсезлекләр дә исәпкә алына.
Барлык билгеләр комплекслы блокларга бүленә: сыерның сөтлелеге, көрлеге, гәүдә торышы, җилене һәм аяк-тояклары. Әмма һәр матурлык бәйгесенә хас булганча, сайлау критерийларының берсе – сыерның йөреше. Моның өчен хуҗалыклар белгечләре Голштин токымлы эре терлекләр ассоциациясе вәкилләреннән күнекмәләр алганнар.
Конкурс барысына да бик ошаган. Аны киләчәктә дә үткәрергә ниятлиләр.
Мин әйтәм, бер уңайдан үгезләр бәйгесен үткәрә башларга да вакыттыр. Татарстанда ничектер, белмим, ә менә безнең республикада сыер асраучыларның баш бәласе бит ул – көтүдә генә түгел, авыл өстендә үгез булмау...
ЧЫганак һәм фото: intertat.tatar
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: