Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
6 июль 2021, 15:10

Райву һәм Илдус – ике дус!

Фольклориада очраштырган.

Фольклориада очраштырган.
"Фольклориада җир шарында яшәүче төрле милләт, халык вәкилләрен берләштерү, туганлаштыру максатына хезмәт итә. Без аны көтеп алдык", - дип уртаклашты Эстониядән килгән кунаклар. Ә менә аларның берсе Дүртөйледә үзенең солдат хезмәтен бергә үткән дустын очраткан!

Райву Юлеманте дистәләрчә еллар узганнан соң армия хезмәтен бергә үткән дусты - билгеле журналист һәм балалар язучысы Илдус Тимерхановны очратуына балаларча сөенгән. Райву урыс телен яхшы белә, шуңа тылмач кирәкмәгән.

Егетләр Уссурийск шәһәре янында чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән. Беренче көннән үк дуслашканнар.
Райву Юлеманте - гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган шәхес, хәзер өлкән яшьтә булса да бию сәнгатен ташламый. Ул тәнне генә түгел, җанны да яшь килеш сакларга ярдәм итә, ди.

Рәсемдә: Илдус Тимерханов (уртада) һәм аның хезмәттәше Райву Юлиманте.
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: