Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
4 июль 2021, 00:36

Кешеләр 130 яшькә кадәр яшәячәк

Җирдә иң өлкән кеше Канэ Танакага ничә яшь дип уйлыйсыз?

2100 елга кешеләрнең гомер озынлыгы 125-132 яшькә кадәр җитәчәк.

Бу хакта Вашингтон университеты (АКШ) галимнәре хәбәр иткән. Аларның фаразлары буенча, 2100 елга кешеләрнең гомер озынлыгы якынча менә шулай булачак:

Халыкның 89%ты 126 яшькә кадәр җитәчәк.
44%ты - 128 яшькә кадәр,
13%ты 130 яшькә кадәр яшәячәк.

Бүгенге көндә, рәсми мәгълүматларга караганда, җирдә әле бер генә кеше дә бу яшькә җитә алмаган. Планетада иң өлкән кеше Япониядә яши, Канэ Танака быел, 2021 елның гыйнварында 118 яшь тулган. Ул үз акылында, йөри ала. Әбинең планныры зур әле - үзенең туган шәһәрендә Фукуокта Олимпия факелы белән 100 метр дистанциянең берничә метрын гына булса да үз аякларында узарга ниятли. Бу чара өчен Канэ хәтта яңа кроссовкалар да сатып алган.

Ә озын гомерлеләр арасында абсолют рекорд куйган кеше - ул француз, исеме Жанна Луиза Кальман. Аның турында сакланган документларга караганда, ул 1997 елда 122 яшендә вафат булган.
Читайте нас: