Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
21 Май 2021, 11:34

Черкиләр кемне ешрак тешлиләр?

Канэчкечләр “сезоны” башланды.

МДУның биология факультетының гомум экология һәм гидробиология кафедрасы хезмәткәре Вадим Марьинский черкиләрнең “тәм талымлаулары” хакындагы популяр мифны кире какты.
Бу хакта ул Sputnik радиосына интервьюда әйтте.

Белгеч сүзләренчә, черкиләр корбаннарын кан төркеме буенча сайламый, аларны кешенең исе һәм җылысы җәлеп итә. Шуңа да актив тирләүче кешеләрнең черкидән тешләнү “бәхете” күпкә артыграк. Әмма тирләгән кеше янәшәсендә башкалар да туры килсә, аларга да “эләгәчәк, чөнки инде бу очракта бу канэчкеч бөҗәкләр кемне тешләргә, ә кемне – юк икәнен сайланып тормаячак”, дип өстәгән галим.
Читайте нас: