Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
4 Май 2021, 21:25

Килен сандыгы

Татар кызы бирнәсендә нәрсә булган?

Татар халкында кыз баланы кияүгә бирнә белән озату йоласы бар. Бирнә – кыз баланың байлыгы, кияү кешегә һәм аның туганнарына алып килгән бүләге.
Борынгыдан, кыз бала кул арасына керә башлагач ук, аның әнисе, әбисеннән яки, аулак өйләргә утырмага барып, башка хатын-кызлардан кул эшләренә өйрәнгән һәм үзенә бирнә әзерли башлаган. Юкка гына яшь киленнең уңганлыгы аның сандыгындагы кул эшләренә карап бәяләнмәгән.
Безнең әниләрнең, әбиләрнең килен булып килгәндәге сандыкларын гына алыйк. Өй түрендә торалар иде бит алар! Аның өстенә чигүле япма, күпертелеп куелган йомшак чигүле мендәрләр куела иде. Ә сандык эчендә иң кадерле, затлы әйберләрне генә саклаганнар – яңага тотыла торган киемнәр, сөлге-тастымаллар, сабыннар. Хәтерлисезме ул сандыкны ачып җибәрүгә борынга иң элек сабын исе килеп бәрелә иде?
Килен кабул итүче йортны яки бүлмәне “киендерү” өчен тәрәзә челтәрләре, тәрәзә пәрдәләре. Аның үлчәмен никахка кадәр, кияү буласы кеше аркылы, яшереп кенә алалар. Алар - чиккән сөлге, кулъяулык, мендәр, өстәл япкычлары, урын-җир, юрган, мендәр, ястык салына. Элек ак киндердән теккән кияү күлмәге, ыштан, оекчулар әзерләгәннәр. Ә хәзер исә кияү мунчасыннан чыкканда яңа кием кияләр: эчке киемнәр, җиңелчә күлмәк гел яңадан булырга тиеш.
Хәллерәк тормышта яшәүчеләр сугылган сөлге-тастымалларны гомер буена җитәрлек итеп әзерләргә тырышкан. Махсус йола үтәгән кешеләргә бирергә дип тә әзерләнгән ул бүләкләләр: су юлы күрсәтүчегә, мунча ягучыга, никах укучыга, баш кодага һ.б. Шулай ук яңа туганнарга: әти-әнигә, әби-бабайга, эне-сеңелләргә бүләкләр
Бу йолалар хәзер дә яши, аның асылында ихластан хезмәт куйган кешенең күңелен күрү, рәхмәтле булу, яхшы сыйфатларыңны күрсәтү ята. Бер сандык бирнә әзерли алган кыз бала тормышка әзер кеше булган, чөнки бу процесс һөнәр үзләштерү белән үрелгән. Ә һөнәрле хатын гаилә учагын һәрвакыт нык саклаган. Шулай да хәзер сандыкларны комодка да алыштыралар. Сандыкны яшьләр фатирның кайсы җиренә куйсын инде.
Әби-бабайдан килгән һәр гореф-гадәтнең үзәгендә эш сөючәнлек, уңганлык, һөнәр белү кебек гадәтләрне үстерү ята. Юкка гына, үткәнен белгән, миллилеген сакларга тырышкан яшьләрнең тормышлары җайлы бара, дип әйтмиләр күрәсең.
Читайте нас: