Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
3 Май 2021, 21:23

Бүгенге көн тарихта

Беренче спамны кем җибәргән?

Беренче спамны кем җибәргән?
1993 елда БМО 3 майны Матбугат иреге көне дип игълан итә. Бу көн ирекле матбугатның һәм фикерне ирекле белдерүнең кеше хокуклары декларациясендә теркәлгән төп хокукларның берсе булуын искә төшерә.
1994 елдан башлап, төрле илләрдә 3 майда Кояш көнен билгелиләр. Ул Кояшсыз тормыш юклыгын искә төшерә. Чынлап та, бүген көн әнә нинди матур кояшлы булды.
1905 елда 3 май көнне Джордж Паркер уйлап тапкан беренче язу каләменә патент бирелгән. Ул кечкенә капчыкка механик рәвештә кара тыя торган булган.
1957 елда СССР Министрлар Советы колхозларны совхоз итеп үзгәртү турында карар чыгара. 1954 -1981 елларда 27 859 колхоз совхоз итеп үзгәртелә. Иң тәү очракта, машина- трактор станцияләрен үзгәртеп корганда дәүләткә техника өчен бурычы күп булган хуҗалыклар берләштерелә. Шәһәрләргә якын хуҗалыкларгада бу үзгәреш җиле тия.
Күп урыннарда колхозчылар үзләре бу үзгәрешләрне таләп иткәннәр, чөнки совхоз системасы тотрыклы эш хаклары, пенсия һәм башка социаль ташламаларга гарантия бирергә тиеш булган.
1978 ел, 3 май - спамның туган көне. Нәкь шул көнне беренче һәм бер кирәксез реклама хәбәре җибәрелгән. 400 кешегә барып ирешкән хәбәр инде базардан төшеп калган- DEC компаниясенеке булган. Шулай итеп, алар үзләренең кечкенә компьютерларын рекламалаганнар.
Игълан Интернетның әтисе- Арганет челтәре аша таратылган. "Электрон чүп" - спамга бик тә туры килгән бу исемне 1993 елда системный администратор Usenet Джоэл Фер биргән.
ҮБүген бөтен электрон хәбәрләрнең 85% - спам! Ул төрле җинаятьчеләр, мошенниклар ысулы буларак, банк исәпләре турында мәгълүматны алу өчен дә кулланыла.
Бу көнне 1937 елда Маргарет Митчеллның "Унесенные ветром" романы Пулитцер премиясенә лаек була.
Читайте нас