Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
9 апрель 2021, 13:45

Туй өчен ябыгыр идеңме?

26 яшьлек Софи Мэтисон балачактан ук артык гәүдә авырлыгыннан интеккән була.

4 айдан соң кунаклар кияү егетен башка кызга өйләнгән икән дип уйлаганнар...
Сөйгән ярын очрату күпләрне искитәрлек үзгәрешләргә рухландыра. Ә инде өйләнешү турында да сүз барса, кешенең иңенә канатлар үскәндәй була.
26 яшьлек Софи Мэтисон балачактан ук артык гәүдә авырлыгыннан интеккән була. Ләкин ябыгу өчен артык көч салырга теләми генә яши ул. Ә көннәрдән-бер көнне мәхәббәтен очрата һәм үзендә таулар әйләндерерлек көч сизә. Егет тә кызны ярата һәм өйләнешергә тәкъдим ясый. Менә шулвакыт Софи: “127 кг. авырлыктагы кәләш матур буламы соң инде?”, дигән уйга кала да инде. Һәм сөйгәненә: “туй көнендә синең янда иң матур, зифа буйлы кәләшең торачак”,- дип вәгъдә бирә.
Үз көче белән генә яхшы нәтиҗәгә ирешә алмасын аңлап, кыз шәхси тренер белән шөгыльләнә башлый. Тренер аңа махсус дөрес диета планын һәм физик күнегүләр комплексын төзи. Тырышлык бушка китми: 4 айдан Софины ап-ак туй күлмәгендә күргән күпсанлы кунаклар аһ итә, соклануларын белдерәләр.
Софи туйда гына түгел, ә һәрвакыт матур булып калырга тели, әлбәттә. Шуңа да үзе сайлаган сәламәт яшәү, дөрес туклану, физик активлык курсын дәвам итә.
Фото: syl.ru/post/
Читайте нас: