Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
16 март 2021, 15:59

Көн-төн тигезләшер көн җитә

Бу көннәрдә Кояш төгәл көнчыгышта чыга һәм төгәл көнбатышта бата диярлек.

Бу көннәрдә Кояш төгәл көнчыгышта чыга һәм төгәл көнбатышта бата диярлек.
Көн-төн тигезлеге — Кояшның үзәге аның эклиптикада күренмә хәрәкәтендә күк экваторын аркылы үткән мизгеле. Бу көнне Җирнең бөтен урыннарда (котып өлкәләрдән тыш) көн белән төн озынлыгы тигез диярлек. Көн озынлыгы нәкъ ярты тәүлек — 12 сәгать булганлыктан, Кояш 6 да чыга, 18 сәгатьтә бата (җирле вакыт белән).
Язгы көн-төн тигезлеге 20 яки 21 мартта, Кояш көньяк ярымшардан төньяк ярымшарга күчү мизгелендә күчү мизгелендә була.
Бу көннәрдә Кояш төгәл көнчыгышта чыга һәм төгәл көнбатышта бата диярлек. Язгы көн-төн тигезлеге азактан исә Кояш көнчыгыштан төньяктарак чыга һәм көнбатыштан төньяктарак бата.
Бөтен дөньяда 20 мартта, БМО инициативасы буенча, Җир көне билгеләп үтелә. Өстәвенә, Халыкара бәйрәмнәр календаренда ике Җир көне бар – бүгенгесе язгы көн белән төн тигезләшү көненә багышланган, ә икенчесе-22 апрель. Беренчесе – тынычлык урнаштыру һәм гуманистик юнәлешкә, икенчесе-экологик юнәлешкә ия. Җир көненең үз флагы да бар, ул безнең планетабызның космостан төшергән беренче фотосурәтләренең берсе. Бу-уртак көч белән генә Җирдә глобаль экологик һәм социаль проблемаларны хәл итәргә мөмкин булуын аңлау билгесе.
Бу табигатьтә чын-чынлап яз башланган көн. Борынгылар аны Нәүруз бәйрәме дип атаган. Нәүрүз сүзе ике тамырдан - нәү (фарсыча - яңа) һәм руз ( көн ) тамырларыннан тора. Нәүруз - Көнчыгыш календаре буенча Яңа елның беренче көненә - 21 мартка туры килә. 21 мартны галимнәр астрономик язның беренче көне дип атыйлар.
Чөнки бу көнне Кояш җир шарының ике ярымшарын да бертигез дәрәҗәдә яктырта башлый һәм Җир планетасында көн белән төн төгәл уникешәр сәгать дәвам итә
Нәүрузны мөселман халыклар бәйрәме генә дип атау дөрес түгел, чөнки аны Урта Азиядә һәм Иранда инде Ислам дине кабул ителгәнче берничә мең еллар элек үк бил-геләп үтә торган булганнар
Нәүрузда табынга бодай, кукуруз, тары, арпа, борчак һ.б. оннан пешерелгән түгәрәк тәбикмәк куелган. Шулай да бәйрәм күрке булып шыттырылган бодай үрентесе саналган. Үзбәк, таҗик, төрек һ.б. төрки халыкларда бүген дә бу күркәм йола сакланып калган. Бу көнне кошлар көне дә бәйрәм ителә.
Читайте нас