Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
3 март 2021, 15:36

Нәфрәтегез көчлеме?

Бүгенге кеше күкертле шырпыга тиң: бер сүз әйтер, ялгыш кагылып китәр хәл юк, “кабына” да китә. Сез шундыйлар рәтендә түгелме? Әлеге тест моны ачыкларга ярдәм итәр.

1.Сез чиратта торасыз.
А. Вакытыгызны тизрәк үткәрү өчен журнал укыйсыз.
Б. Берәрсе чиратсыз алмыймы дип, алга карап торасыз.
  1. Дустыгыз туган көнегез уңаеннан бүләк ала.
  2. А. Аны үзегез сайлап алуны өстен күрәсез.
    Б. Бүләк сюрприз булырга тиеш дип уйлыйсыз.
    3.Кемдер бик акрын сөйли.
    А. Сез аңа соңгы фразасын әйтергә булышасыз.
    Б. Ахырга кадәр игьтибар белән тыңлыйсыз.
    1. Кемдер сезгә начарлык эшләде.
    2. А. Бу турыа онытасыз.
      Б. Әлеге хәлгә туктаусыз әйләнеп кайтасыз.
      5.Чәч алучы чәчегезне үзегез теләгәннән кыскарак алды.
      А. Аңа ни уйлыйсыз – шуны әйтәсез.
      Б. Икенче мәртәбә яхшылап аңлатырга ниятләп, берни эндәшмисез.
      1. Сезгә компетентсыз кешеләр белән эшләргә туры килә.
      2. А. Бөтен игътибарыгызны үз эшегезгә юнәлтәсез.
        Б. Сезне теләсә нинди компетентсызлык чыгырдан чыгара.
        1. Сез автомобильдә баручы пассажир.
        2. А. Тирә-як белән сокланып барасыз.
          Б Киеренке төстә трассадагы хәрәкәтне күзәтәсез.
          1. Кибеттә сезне аяктан егалар.
          2. А. “Әйдә, нәрсә булмас” дип, моңа игътибар итмисез.
            Б. Сезне еккан кешенең җитез булмаывна ачуыгыз чыга.
            1. Кичәдә кунакларның берсе туктаусыз сөйләп, башкаларга әйтергә ирек бирми.
            2. А. Тел бистәсен урынына утырту өчен җай эзлисез.
              Б. Шунда ук икенче төркемгә күчәсез.
              1. Сезгә бик мөһим эшне төгәлләү кирәк.
              2. А. Барысын да үзегез башкарасыз.
                Б. Ярдәмгә дусларыгызны һәм коллегаларыгызны чакырасыз.
                1. Сезне тәнкыйтьлиләр.
                2. А. Ачуыгыз чыга.
                  Б. Тәнкыйтьләүче дөрес түгелме икән, дип уйлый башлыйсыз.
                  1. Руль артында тыгыз хәрәкәтле юлдан барганда алдагы автомобиль әледән-әле акрыная.
                  2. А. Фарларны яндырып яки тавыш белән сигнал бирәсез.
                    Б. Аны алгарак җибәрәсез.
                    1. Яныгыздан гына юан кеше китеп бара.
                    2. А. Кеше ничек шундый дәрәҗәгә төшә дип уйлыйсыз.
                      Б. Күңелегезгә “Бу кеше сәламәтме икән?” дигән уй килә.
                      1. Сез кемгәдер нык ачулы.
                      2. А. Аңа сугудан көчкә тыелып торасыз.
                        Б. Кайвакыт аңа сугарга мөмкинсез.
                        1. Күптән түгел күңелегезне борчыган ниндидер хәлне искә төшерәсез.
                        2. А. Ачудан каныгыз кайный башлый.
                          Б. Конфликт турында уйлау кәефегезгә тәэсир итми.
                          Ә хәзер нәтиҗәләрне карыйк.
                          1(Б), 2(А), 6(Б), 10(А), 13(А) җаваплары сезнең никадәр циник икәнегезне күрсәтә.
                          4(Б),7(Б), 8(Б), 11(А) һәм 15(А) җаваплары нәфрәтләнүегезнең югары дәрәҗәдә булуы турында сөйли.
                          3(А), 5(А), 9(А), 12(А) һәм 14(Б) – сез чамадан тыш агрессив кеше.
                          Фото: mirpozitiva.ru
                          Читайте нас: