Ак, яки поляр аю – эре ерткыч җәнвар, безнең якларда яшәүче көрән аюның туганы.
2013 елда Җир йөзендә 25 мең данә ак аю яшәгән булган, шул исәптән, Русиядә – 5-6 мең чамасы. Ләкин бозлыклар эрү, табигатьнең пычрануы, браконьерларның артуы ак аюлар популяциясенең кими баруына китерә. Экспертлар фаразлавынча, 2050 елга дөньяда поляр аюларның өчтән ике өлеше юкка чыгарга мөмкин.
Аларны саклау максатында Халыкара ак аюны саклау көне булдырылган да инде. Ел саен ул 27 февральдә билгеләнә. Бу көнне конференция һәм семинарларда ак аюларны ничек саклау, аларның популяциясен үстерү, Арктикада бозлыклар эрүне туктату чаралары хакында сөйләшәләр.
Кызыклы фактлар: Ак аю Төньяк полюста, Арктикада яши. Ул берәдәк тормыш алып бара, бик яхшы йөзә һәм чума. Тюлень, морж һ.б. диңгез хайваннары белән туклана. Антарктидада бу аюлар яшәми икән.
Өлкән ак аюның гәүдә озынлыгы 200-250 см, авырлыгы: ата аюныкы – 400-500 кг, ана аюныкы – 250-350 кг. тәшкил итә. Гомер озынлыклары – 25-30 ел.
Шунысы да кызык, ак аю су эчми, ул аны табышы белән тукланганда ала. Ау вакытында кап-кара борынын яшерү өчен, ак аю аны уң кулы белән каплап тора икән.