Кешеләрнең һәм дәүләтнең игътибарын кеше сәламәтлеге мәсьәләләренә юнәлтергә теләп, теге яки бу органның сәламәтлегенә багышланган көннәр оештырыла.
Бөтендөнья неврология федерациясе нәкъ менә шул максат белән Бөтендөнья баш мие көнен (World Brain Day) гамәлгә кертә һәм аны ел саен 22 июльдә билгеләп үтәргә карар кыла.
Сер түгел,баш мие – кешенең үзәк нерв системасының төп органы. Медицина прогрессына, шул исәптән баш миен тикшерү өлкәсендә ясалган фәнни ачышларга карамастан, кешенең нерв системасы бүгенге көндә дә һаман тикшерелә торган өлкә булып кала. Баш мие һәм аның эше белән бәйле күп кенә аспектлар табышмак булып кала.
Баш мие ярдәмендә кешенең барлык органнарының эше алып барыла. Аның эшендәге теләсә нинди өзеклек кешегә тиз арада йогынты ясый, теләсә нинди органнар эшендә тайпылышларга китерә. Кеше төзегән иң камил электрон машиналар асылда нәкъ менә баш миендә тупланган кеше интеллектына якынаю омтылышы булып тора. Әмма аларның берсе дә кешенең баш мие белән катлаулылыгы һәм камиллеге буенча тиңсез.
Нәкъ менә шуңа күрә баш мие сәламәтлегенә неврологлар шундый зур әһәмият бирәләр. Өйрәнелгән авыруларны, мөмкин булган җәрәхәтләрне профилактикалау системасын эшләп чыгаралар. Булган белемнәрне системалаштырып, фәнни ачышларга таянып, медицина җиһазлары һәм фармакология өлкәсендә алдынгы технологияләрне кулланып, белгечләр тәҗрибә уртаклаша һәм баш мие авыруларын диагностикалауның һәм дәвалауның иң нәтиҗәле алымнарын эзләргә омтыла.
Баш миенең сәламәтлеген саклау өчен табибларның гомуми киңәшләре: сәламәт яшәү рәвеше алып бару, зарарлы гадәтләрдән баш тарту, сәламәт йокы, сәламәт туклану, саф һавада җәяү йөрү, физик күнегүләр, баш миенә даими “тренинг” өчен стандарт булмаган бурычларны хәл итү, төрле мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзләү, югары интеллектуаль кешеләр белән аралашу, акыл эшчәнлеге (уку, кроссвордлар чишү, башваткычлар һ.б.).