Американың Огден шәһәрендә 5 яшьлек малай әтисенең автомобилен урлап китә һәм берничә километр үтеп трассага чыгып өлгерә. Анда аны полиция хезмәткәрләре туктата.
Полицейский Рик Морган, аңлаешсыз траектория буенча хәрәкәт итүче машинаны күреп, шоферга берәр нәрсә булган икән дип уйлый. Ул сигнал утларын кабыза, әмма машина хәрәкәтен дәвам итә. Полицейский сиренаны эшләтеп җибәргәннән соң гына машина туктый.
Руль артында Адриан исемле 5 яшьлек малай булып чыга. Аяклары педальгә кадәр җитү өчен аңа сиденьеның иң читендә утырырга туры килә.
Адриан әти-әнисе эштә булуын, ә аны карап калган апасы йоклавын сөйли. Ул үзе Калифорниягә сеңлесенә баруын әйтә.
Полицейский баланың әти-әнисе белән элемтәгә керә. Алар улларын һәм машинаны алып кайтып китәләр. Әти-әнисе моңа кадәр Адриан беркайчан да автомобиль руле артына утырганы булмавын әйтәләр. Адрианның машинаны кабызып йорттан шулкадәр ерак китә алуына алар бик нык гаҗәпләнгән.